

Ир-егетләр арасында шәхси ярышта Мәскәү вәкиле Михаил Бастраков җиңү яулады. Икенче урынны Волгоград өлкәсеннән Денис Колобродов, өченче урынны Санкт-Петербург спортчысы Павел Сорокин алды.
Хатын-кызлар арасында алтын медальгә Мәскәү спортчысы Диана Исакова лаек булды. Көмеш медальне Волгоград өлкәсеннән Валентина Рясова, бронзаны Мәскәү вәкиле Яна Ченская яулады.
Катнаш эстафетада (ике ир-егет һәм ике хатын-кыз) Мәскәүнең беренче командасы җиңүче булды. Икенче урынны Волгоград өлкәсе командасы, өченче урынны Санкт-Петербургның беренче командасы алды.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102