

Документка ярашлы, Русиянең оборона министры аларга карата яраклылыкны билгеләүгә бәйле үзенчәлекләр, өстәмә таләпләр билгеләнгән хәрби вазыйфалар исемлеген, шулай ук тикшерүләр, сайлап алулар үткәрү очракларын, тәртибен һәм вакытларын раслый ала.
Аерым хәрби вазыйфаларга кабул ителгәндә, шул исәптән, психофизиологик, химик-токсикологик тикшерүләр һәм махсус сайлап алу узарга кирәк булачак. Әгәр граждан тикшерү узудан баш тартса, аны министр тарафыннан билгеләнгән хәрби вазыйфаларга кабул итәргә ярамаячак.
Шулай ук мәҗбүри тикшерүләр узудан баш тарткан очракта контрактчылар да хезмәттән бушатылачак.
Фото: Кремлин.ру