+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
7 август , 14:25

Балаң мәктәпкә укырга барырга әзерме?

Беренче тапкыр беренчегә баручылар һәм аларның әти-әниләре өчен иң җаваплы чор якынлаша.

Балаң мәктәпкә укырга барырга әзерме?Балаң мәктәпкә укырга барырга әзерме?
Балаң мәктәпкә укырга барырга әзерме?
Беренче сыйныфка укырга төшүчеләрнең әти-әниләре өчен сорау, бәлки, сәер дә тоелыр. Ничек әзер булмаска инде?! Хәзерге әниләр сабыйларын тәпи киткәнче үк укырга-язарга, санарга өйрәтә, бишектән үк үстерү үзәкләренә, аннары берничә ел мәктәпнең махсус әзерлек курсларына йөртә. Күпләр беренче сыйныфка барасы бала иң мөһиме – укый-яза, саный белергә тиеш дип уйлый. Ләкин бу күнекмәләргә ия булу баланың мәктәпкә әзерлеген билгеләми әле. Бу хакта Уфаның Гази Заһитов исемендәге 65нче Татар гимназиясе педагог-психологы, 25 елдан артык башлангыч сыйныфларга белем бирүче мөгаллимә, Башкортстанның атказанган укытучысы Гүзәл Заһитова белән киңәш кордык.

– Гүзәл Миртимеровна, баланы ничә яшьтә укырга бирү яхшырак?
– Русиядә 1нче сыйныфка 6,5 яшьтән 8 яшькә кадәрге бала мәктәпкә укырга бара ала. Бу барлык гомуми белем бирү оешмалары өчен гамәлдә булган “Русия Федерациясендә мәгариф турында”гы законда билгеләнгән.
6,5 яшьтә 1нче сыйныфка укырга баручы бала игътибарын туплый, дәрестә тыныч кына утыра белергә, режимга, кагыйдәләргә, йөкләнешкә, башка балалар, өлкәннәр белән аралашуга әзер булырга тиеш. 7-7,5 яшьтә укырга бару – иң киң таралган күренеш. Бу яшькә нерв системасы тотрыклы, балага йөкләнешне җиңеп чыгу җиңелрәк, ул мәктәп кагыйдәләренә тизрәк җайлаша һәм азрак арый.
Еш кына әти-әниләр баланы мәктәпкә иртәрәк бирергә тырыша. Әмма әгәр сабый тиз арый, яңа шартларны авыр кичерә, уңышсызлыклар алдында югалып кала икән, тагын бер өстәмә ел файдага булырга мөмкин. Бу вакыт эчендә ул сизелерлек үсә, уку ритмына әзер була.
– Баланың укырга әзер булуын ничек аңларга?
– “Чананы – җәйдән, ә арбаны кыштан әзерлә” дигән мәкальне без балаларны тәрбияләүдә дә куллана алабыз. Ә мәктәпкә әзерлек ул – укый, яза, саный белү түгел, ә баланың боларның барысына да өйрәнергә әзер булуы.
Мәктәпкәчә яшьтәге баланың әзерлеге турында берничә билге сөйли:

1. Мотивацион әзерлек

Кайвакыт бала төрле сораулар бирә башласа, әти-әниләр: “Күп белсәң, тиз картаерсың” яисә “Менә мәктәпкә барырсың, шунда барысын да белерсең”, – дип җавап кайтара. Болай эшләгәндә, аның укуга кызыксынуы бөтенләй бетәчәк. Сабыйның барысын да беләсе килә бит! Ул мәктәпкә, укырга барырга тели, дәресләр, булачак укытучысы, сыйныфташлары турында кызыксынып сораулар бирә икән, димәк, бик яхшы. Бигрәк тә кызыксыну тышкы атрибутикага гына кайтып калмаган очракта. Әйтик, тизрәк мәктәп формасы киясе, ак тасмалар тагасы килү, яңа ранец, пеналлар, кроссовкалар өчен шатлану.
Шунысы мөһим: укырга барырга әзерләнүче баланы мәктәп белән бервакытта да куркытмагыз! “Анда сине тиз акылга утыртырлар!” яисә “Укытучың бик усал, ул сине укырга тиз өйрәтер!” кебек сүзләрдән 1 сентябрьгә кадәр уку теләгеннән җилләр исәчәк.

2. Физик әзерлек

1нче сыйныфка җыенучының физик ныклыгы мәктәп йөкләмәләрен үтәрлек булырга тиеш.  Аның хәрәкәт күнекмәләре (җитезлек, координация) үсешкән булу мөһим. Әзер бала 25-30 минут парта артында утыра һәм гәүдәсен дөрес тота белә.
Вак моторикага аерым игътибар бирергә кирәк: бала ручка-каләмне ышанычлы тотамы, төймәләрен каптыра, шнурларын бәйли беләме, сызыкларны һәм фигураларны пөхтә итеп ясый аламы?
Әгәр бала еш авырый яисә тиз арый икән, бу аңа организм өлгерү өчен өстәмә ел кирәк дигән сигнал булырга мөмкин.

3. Психологик әзерлек

Психологик әзерлекне баланың хисләре, ихтыяры билгели. Мәктәптә хис-кичерешләрне һәм үз-үзеңне тотышыңны контрольдә тота белү мөһим. Мәсәлән, укытучы кисәтү ясарга яисә күтәрелгән кулына җавап бирмәскә мөмкин. Мондый ситуацияләрдә укучының югалып калмавы һәм аны авыр кабул итмәве мөһим. Мәктәптә һәрвакыт мактап кына тормаслар, укытучының кисәтү ясаган вакытлары да булыр. Әти-әнигә боларның барысын да тыныч кабул итәргә өйрәтү мөһим. Укучының укытучы сөйләгәнне сабыр гына, бүлдермичә тыңлый, үз алдына куелган бурычларны үти, нәтиҗә булсын өчен тырыша белүе, беренче уңышсызлыктан соң ук истерикага бирелми, башлаган эшне ахырына кадәр җиткерә белүе – әзерлекнең яхшы билгесе.

4. Социаль әзерлек

Сабыегыз башка яшьтәшләре белән уртак тел таба беләме? Дуслары бармы? Башкаларның теләген хөрмәт итәме, юл куя беләме? Әлеге сораулар аның социаль әзерлеге турында. Баланың кеше арасында үз-үзен тота белүе шарт. Ул инде нәрсәнең яраганын, нәрсәнең ярамаганын аера белергә тиеш.  Балага яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән аралаша белергә, коллективта эшләргә, килешә белергә, кагыйдәләрне үтәргә кирәк. Әгәр башка балалар белән аралашу көчле борчу тудырса яисә ул конфликтларны агрессия белән генә хәл итсә – бу киләчәктә зур проблема булырга мөмкин.

5. Интеллектуаль үсеш дәрәҗәсе

Ул баланың фикерләү дәрәҗәсе, игътибары, хәтере, күзаллавы, сүзлек запасы белән бәйле.
Нәрсәгә игътибар итәргә?
Күзаллавына. Баланың әйләнә-тирәлек, табигать, янәшәдәге кешеләр һәм үзе турында күзаллавы булырга тиеш. Беренче сыйныфка баручы бала үзенең исем-фамилиясен, яшен, адресын, әти-әнисенең исемнәрен, ел фасылларын, атна көннәрен, төсләрне, төп геометрик фигураларны белергә тиеш.
Фикерләвенә. Балагыз предметларны чагыштыра һәм классификацияли, охшашлык һәм аерма, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен таба, гомумиләштерә беләме?
Сөйләменә. Укучы фикерләрен җиткерә алсын һәм сорауларга җавап бирсен өчен җитәрлек дәрәҗәдә сүзлек запасы булырга тиеш. Бала белән сөйләшү, бергәләп китаплар уку, яңа әкиятләр уйлап чыгару тормышка, белем алуга кызыксыну да уята, сүз байлыгын да арттыра. Нәкъ аралашу аркылы 6-7 яшькә бала шактый сүзлек запасы туплый.
Шулай ук балагыз һичьюгы 30 минут булса да игътибарын бер эшкә юнәлтә ала икән, бу бик яхшы күрсәткеч санала. 
– Гүзәл Миртимеровна, мәктәпкә укырга төшәргә әзерләнүче бала өчен тагын нәрсә мөһим?
– Көндәлек режим. Балалар гына түгел, әти-әниләр дә санга сукмый торган пункт бу. Баланың кәефе, укуда уңышлары, сәламәтлеге дөрес төзелгән режимга бәйле. Йокы 11 сәгатьтән ким булмаска тиеш. Әти-әниләргә киңәшем шул: мәктәпкә бару вакыты җиткәнче сабыйны яңа көн тәртибенә күнектерә башлагыз. Яңа режимны акрынлап кертергә кирәк: көн саен баланы бер 10 минутка алданрак яткырып, иртән иртәрәк уятырга. 1 сентябрьгә бала кичке 9дан да соңга калмыйча йокыга китеп (караватка барып яту гына түгел, йоклау дигән сүз), иртән 7дә торырга күнегергә тиеш.
Әгәр дә сез режимга кул селтәсәгез, беренче сыйныф укучыгыз “аягүрә йоклап” йөриячәк һәм яңа материалны үзләштерә алмаячак. Ә бу өйдә ыгы-зыгы, елау, мәктәпне күралмау белән төгәлләнергә бик мөмкин.
– Быел янә 1нче сыйныфка килүче кызлар һәм малайларны кабул итүче укытучы буларак, аларның әти-әниләренә нинди киңәшләр бирәчәксез?

Төп ун киңәшем шундый булыр:

1. Иртән баланы тыныч кына, яхшы кәеф белән уятыгыз.
2. Иртәнге ашны ашатмыйча озатмагыз.
3. Бала барысына да өйрәнә генә әле, ул хаталанырга хокуклы. Әгәр нәрсәдер килеп чыкмый икән, димәк, ярдәм итәргә, өйрәтергә кирәк.
4. Укырга төшү белән күпсанлы түгәрәкләргә яздырмагыз. Мәктәп тормышына бераз күнеккәч, соңрак язылырсыз.
5. Беренче сыйныф укучысының уен өчен дә вакыты булырга тиеш.
6. Аның өчен дәрес хәзерләү – зур хата. Ярдәм итегез, тик барысын да үзегез үтәп куймагыз.
7. Уңышлары өчен мактагыз. Өлкәннәр тарафыннан хуплау сүзләре аңа үзен ышанычлы тоярга ярдәм итәчәк.
8. Аны беркем белән дә чагыштырмагыз – бу көнләшү һәм үз-үзен бәяләүнең түбән булуына китерәчәк.
9. “5”легә генә укырга тиешсең дип, гел тукып тормагыз. Болай әйтү сабыйның иңнәренә авыр җаваплылык хисе булып ята, нәтиҗәдә, күңеле һәрвакыт куркуда булачак.
10. Укучы статусында булса да, 7-8 яшьлек бала сабый гына әле. Шуңа күрә ешрак кочакларга, йоклар алдыннан әкият укырга, серләшеп алырга иренмәгез!

Фото Гүзәл Заһитова архивыннан
Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас