

Бер очракта өч бала һәм ике хатын-кыз югалган – алар гөмбә җыярга урманга киткәннәр. Кура җиләге тавы итәгендә алты кеше югалган. Тагын икесе урманда адашкан.
Бәхеткә, барлык вакыйгалар да уңышлы тәмамланган – югалучы кешеләр табылган һәм медицина ярдәменә мохтаҗ булмаган, дип ачыклык кертте коткаручылар.
Игътибар!
Урманга барганчы, узасы юлыгызны яхшылап планлаштырыгыз.
Туганнарыгызга кая баруыгыз һәм кайчан кайтырга җыенуыгыз турында әйтеп куегыз.
Кесә телефонының зарядкасын тикшерегез, ул тулы булсын.
Урманда йөрергә уңайлы өс, аяк киеменнән тыш, берникадәр ризык, су алырга онытмагыз. Барган урыныгызның картасы белән танышырга, һава торышы нинди буласын белешергә кирәк. Үзегезнең физик мөмкинлекләрегезне һәм сәламәтлегегезне чамалагыз.
Таныш булмаган урыннарга белгән кеше белән генә барыгыз.
Үзегез белән су, ветровка, җылы кием, тамак ялгарга тиз бозылмый торган ризык, пычак, шырпы алыгыз. Медицина кирәк-яракларыннан: бинт, сузылучан бәйләвеч, жгут, мамык, антисептик, йод, валидол кирәк. Шулай ук каләм, кәгазь, кесә фонаре, сыбызгы кебек әйберләрнең дә кирәге чыгарга мөмкин.
Ачык төстәге, ерактан күренеп торырлык кием киегез, балаларны да шулай киендерегез.
Урманга кергәнче як-ягыгызда ниләр булганын истә калдырыгыз: юл кайда, елга, кояш кайсы якта. Урман буйлап барганда вакыт-вакыт ориентирларны искә алып барыгыз: гадәти булмаган формадагы агачлар, каерылган агач төбе, инеш, чокырлар – болар барысы да бәла килеп чыккан очракта ярдәм итәргә мөмкин. Урман эчендә барганда башта берәр урынны билгеләп, шуңа таба барыгыз, аңа җиткәч, икенче урынны сайлап, шуңа таба юл тотыгыз.
Урманда адашсагыз, гадәттән тыш хәлләр хезмәтенең бердәм 112 саннарына шалтыратыгыз. Бу сан бөтен Башкортстан территориясендә эшли һәм телефонда акча булмаса да чакыра ала. Шалтыраткач, ярдәм килгәнне көтегез. Югалган кешеләрнең туганнары аларны эзләүне оештыру өчен тиз арада полициягә хәбәр итәргә тиеш.
Резида ВӘЛИТОВА.