

Тантананы Башкортстанның Иҗтимагый палатасы рәисе Энҗе Әхмәдуллина ачып җибәрде, ул да очрашуның модераторы булды. Башкортстан Республикасының Сайлаулар турында кодексының 36 мәдәсе нигезендә палата IX чакырылыш Дәүләт думасы депутатларын (20 сентябрьгә билгеләнгән), Уфа шәһәре Советы депутатларын, Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатын өстәмә сайлауларны, шулай ук кайбер муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарын сайлау барышын тикшереп тору өчен иҗтимагый күзәтүчеләр корпусын формалаштырырга вәкаләтле.
"Без үзебезнең төп бурычыбызны Русия һәм республика законнарын тулысынча үтәүдә, барлык процедураларның үтәкүренмәлелеген тәэмин итүдә күрәбез. Бу процесста барлык кызыксынган гражданнар һәм оешмалар да катнашыр дип ышанабыз", - дип ассызыклады Энҗе Әхмәдуллина.
Имзаланган документ гражданнарның күзәтүдә катнашу хокукын гамәлгә ашыруга ярдәм итү максатыннан якларның партнерлык мөнәсәбәтләрен ныгыта. Килешү сайлау процессларының гаделлеген, үтәкүренмәлелеген тәэмин итүгә һәм гамәлдәге законнар таләпләрен үтәүгә юнәлтелгән.
Фото: "Башинформ"