+21 °С
Ачык
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
11 август , 07:23

Дәүләт халык башлангычына ярдәм итә

Чит илләрнең икътисади басымы гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыруга комачаулый алмады

Дәүләт халык башлангычына ярдәм итәДәүләт халык башлангычына ярдәм итә
Дәүләт халык башлангычына ярдәм итә
ай аенда Русия Хөкүмәте каршындагы Төбәкләрне үстерү буенча комиссия президиумы утырышында Хөкүмәт рәисе урынбасары Марат Хөснуллин гомумдәүләт проектларын һәм дәүләт программаларын уңышлы тормышка ашыручы төбәкләр арасында Башкортстан, Бурят һәм Чечен республикаларын һәм Чиләбе өлкәсен үрнәк итеп куйган иде.
“Яшәү өчен инфраструктура” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстан сигез федераль программада катнаша. Быел фәкать әлеге юнәлеш буенча бюджет ресурсларын 14,1 миллиард сумга җиткерү максаты куела һәм шуның 10,9 миллиард сумы – федераль акчалар. Телгә алынган проектта каралганча, акчаның шактый өлеше коммуналь структураны яңартуга, су һәм җылылык белән тәэмин итү объектларын төзүгә һәм ремонтлауга сарыф ителәчәк. Моңардан тыш, 1,4 миллиард сум иске һәм яшәргә яраксыз йортлардагы кешеләрне күчерү өчен тотынылачак. Әлеге акча исәбенә 2026-27 елларда республикада гомум мәйданы 13,2 мең квадрат метр тәшкил иткән җимерелү хәлендәге йорттан 810 кешене уңайлы торакка күчерү бурычы куела.
Ил күләмендә тормышка ашырылучы масштаблы проект гомумән, нинди бурычларны үз эченә ала? Башкортстанда әлеге юнәлештә нинди максатлар куела һәм республиканың социаль-икътисади үсешендә, анда яшәүчеләрнең тормыш-көнкүрешендә ул нинди эз калдыра?


Мәгълүм булуынча, “Яшәү өчен инфраструктура” гомумдәүләт проекты ил Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән кабул ителде һәм 2025 елның 1 гыйнварыннан старт алды. Аның төп максаты – илебездә яшәүчеләр өчен торак белән тәэмин итүне, транспорт, социаль һәм коммуналь инфраструктура эшчәнлеген яңа биеклеккә күтәрү. Мөһим документ 12 федераль проектны берләштерә.
Узган елның сентябрендә Владимир Путин әлеге гомумдәүләт проекты кысаларында билгеләнгән бурычларны тормышка ашыру өчен таләп ителгән комплекслы чараларны раслады.
– Гомумдәүләт проектында җитди бурычлар билгеләнә. Аның бер юнәлеше буенча, мәсәлән, күчемсез милекнең кадастр бәясен 2030 елга кадәр бер квадриллион сумга җиткерү максаты куелды. Узган ел бу күрсәткеч 875 триллион сум иде. Моңардан тыш, 500 мең гектар күләмендә җир банкын формалаштыру бурычы билгеләнде. Ил Президентының бу юнә­лештә билгеләнгән бурычларын тормышка ашыру өчен мәсәлән, быел март аенда республика Хөкүмәте һәм “Росреестр” тарафыннан “юл картасы” расланды. Республикада капиталлаштыру үсешен быелгы 14,9 триллион сумнан 2030 елга 17 триллион сумга җиткерәчәкбез. Ә инде җир ресурсларын нәтиҗәле файдалану республиканың икътисади үсеш фундаменты булачак. Безнең максат ил башлыгы күрсәтмәсен үтәү белән генә чикләнми, ә республика халкы һәм инвесторлар мәнфәгатенә хезмәт итәчәк технологик системаны да булдыру, – диде күптән түгел телгә алынган гомумдәүләт проекты мәсьәләләренә багышланган Хөкүмәт утырышында Премьер-министр Андрей Назаров.
Әйтергә кирәк, 2019 елдан башлап республикада “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” федераль проекты буенча 806 җәмәгать урыны төзекләндерелгән иде. Узган елдан бу программаның дәвамы буларак кабул ителгән “Яшәү өчен инфраструктура” гомумдәүләт проекты респуб­ликаның социаль йөзендә матур эз калдырачагы бәхәссез. 2030 елга кадәр мәсәлән, торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы белешмәсенә караганда, тагын 930 җәмәгатьчелек территориясен тәртипкә китерү күз уңында тотыла.
Белешмә. Үз төбәкләрен төзек­лән­дерү буенча каралган программаларны тормышка ашыруда урында яшәүчеләр башлангычлары нәтиҗәле кулланыла. Бөтенрусия тавыш бирү системасы мәгълүматларына караганда, узган ел мәсәлән, теге яки бу программаны яклап тавыш бирүдә республикада яшәүче 770 меңнән күбрәк кеше катнашкан һәм быел төзек­ләндерү программасына 144 территорияне сайлап алуда өлеш керткән.
Узган ел нәтиҗәләренә караганда, бәләкәй шәһәрләрдә һәм тарихи билә­мәләрдә уңайлы мохит булдыруга бәйле проектлар буенча Бөтенрусия конкурсында 30 концепция җиңү яулаган иде. Аларны тормышка ашыру өчен 6 миллиард сум, шул исәптән федераль казнадан 3,3 миллиард сум җәлеп ителде. Конкурс лидеры булып, өч тапкыр җиңү яулаган Бәләбәй һәм Дүртөйле шәһәрләре танылды. Ә Агыйдел, Баймак, Бөре, Благовещен, Ишембай, Мәләвез, Учалы һәм Яңавыл әлеге бәйгедә икешәр җиңү алган иде. Узган ел ахырында игълан ителгән конкурс йомгаклары буенча да Дүртөйле шәһә­реннән тыш, Октябрьский, Чишмә поселогы, шулай ук Югары Яркәй һәм Кушнаренко авыллары бәйгедә җиңүгә иреште. Әлеге торак пунктларына караган террито­рияләрне төзекләндерү эшләрен быел башлап, 2027 елда тәмамлау бурычы тора.
“Яшәү өчен инфраструктура” гомум­дәүләт проекты кысаларында Дүртөйле шәһәрендә “Иванай бакчасы. Киләчәк үсентесе” исемендәге төзекләндерү эше уңышлы дәвам итә. Шәһәрнең Габдулла Тукай, “Спортивная”, Ленин һәм М. Гәрәев исемендәге урамнары чикләнгән мәйдан тулысынча яңартылачак. Билгеләнгән чараларны киләсе елның 30 сентябреннән дә калмыйча төгәлләү бурычы куела. Проектта яшеллек мохитендә ял итү, күңел ачу, балалар мәйданчыгы, спорт белән шөгыльләнү урыннары булдыру каралган.
– Гомумдәүләт проекты шәһәребезнең генә түгел, районы­бызның тарихи истә­лекле урыннарын яңартырга ярдәм итәчәк, – ди район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов. – Гомум мәйданы тәшкил иткән данлыклы Иванай бакчасы, кызганычка каршы, узган гасырның туксанынчы елларында хуҗасызлыктан тарала башлаган иде. Быел без бу мәйданны дүртөй­лелеләрнең иң яраткан җанлы табигать почмагы дәрәҗәсенә күтәрәчәкбез. Федераль конкурста катнашып, дүртөйлелеләр проект конкурсында зур җиңүгә иреште. Әлеге вакытта биредә эшнең иң киеренке, кызган мәле. Ышанам, райондаш­лары­бызның теләге дә, өметләре дә акланыр. Элегрәк федераль проект кысаларында “Башкорт­станның елга капкалары” дигән масштаблы проектны тормышка ашырдык. Шәһәрнең Агыйдел елгасы буендагы зур мәйдан хәзер тарихи урын гына түгел, ә чын мәгънәсендә дүртөйлелеләрнең горурлыгын күтәргән, патриотик хис биргән изге урын. Биредә илебезне Бөек Ватан сугышына озатып калган гаилә, солдат образлары скульптур композиция үзәгендә тора. Тарихи шәһәрчекне соңгы елларда чик сакчылары, Росгвардия һәм Һава-десанты гаскәрләре яугирләре хөрмәтенә куелган һәйкәлләр тулыландырды. Совет яугир-интернационалистлары батырлыгын гәүдәләндергәне дә аерым игътибарга лаек. Әйткәндәй, Әфганстан җирендәге хәрби хәрәкәтләрдә 500дән артык Дүртөйле егете катнашкан. Без аларның үлемсез батырлыгы алдында баш иябез һәм һәрберсенең исенәрен мәңгеләштереп хөрмәт күрсәтәбез.

Гомумдәүләт проекты саннар телендә

* Башкортстанда әлеге проект кысаларында быел коммуналь инфраструктураны модернизацияләү буенча колачлы эшләр дәвам итәчәк. 35 километр озынлыкта суүткәргече, 12 километр арада канализация һәм 2 километр озынлыкта җылылык челтәре системасын ремонтлау карала.
* Быел 200 километр озынлыкта төбәк һәм муниципальара юлларны ремонлау бурычы куела. Шулай ук, Уфа – Бөре – Яңавыл юлының 28 километр арасы норматив таләпкә китереләчәк.
* Гомумдәүләт проектында каралганча, быел яңа 83 автобус сатып алу планлаштырыла.

Олег Төхвәтуллин.
Фотолар Дүртөйле районы хакимияте сайтыннан алынды.


Автор:Резида Валитова
Читайте нас