

Бүген, 12 августта, Илеш районында үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте булган. Һәлакәтнең нечкәлекләре турында Башкортстанның ЮХХДИ матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Юл-транспорт һәлакәте иртәнге сәгать алты тулып килгәндә М-12 «Көнчыгыш» автомобиль юлының 1194нче километрында булган. Алдан алынган мәгълүматларга караганда, 31 яшьлек водитель идарә иткән «Тенет Т7» автомобиле «Исузу» автомобиле белән бәрелешкән.
Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, һәлакәт урынына коткаручылар килгән. Алар аккумулятор батареясын өзгәннәр, җиңел автомобильдәге йөртүчене һәм пассажирны чыгара алганнар һәм аларны ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләренә тапшырганнар.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 20 яшьлек пассажир хатын-кыз һәлак булган, водитель дәваханәгә озатылган.
Хәзерге вакытта булган вакыйганың барлык нечкәлекләре ачыклана.