Атна ахырында Уралга Русиянең төньяк-көнбатыш районнарыннан циклон киләчәк. Бу хакта "Башгидрометүзәк"тә хәбәр иттеләр.
14 августтан башлап һәм ял көннәрендә Башкортстанның күпчелек районнарында аз һәм уртача күләмдә яңгырлар көтелә, кайбер урыннарда яшенле яңгырлар яварга мөмкин. Республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында шактый явым-төшем көтелми.
Циклонның тыл өлешеннән Русиянең Европа өлешенә салкын һава массасы үтеп керәчәк. Төбәктә һава температурасы төнлә +4...+9, көндез +13...+18 градус булачак. Һаваның тәүлеклек уртача температурасы нормадан 3–5 градуска түбән булачак.
18 августтан Башкортстанда һава температурасы күтәрелә башлаячак.
Фото: горобзор.ру