Башкортстанның атказанган артисты, татар эстрадасының популяр җырчысы Марат Яруллин Казандагы бер косметология клиникасын судка биргән.
Элегрәк клиника Марат Яруллинның учреждениенең кара исемлегендә булуы һәм аңа процедуралар үткәрүдән баш тартылачагы турында пост урнаштырган. Шулай итеп, клиника үз клиентлары булган җырчы Илмира Нәгыймовага теләктәшлек белдергән. Илмира Нәгыймова Яруллин белән дүрт ел дәвамында очрашып йөрүен һәм мөнәсәбәтләрен яшерергә мәҗбүр булуын сөйләгән иде. Җырчының бу турыда ачыктан-ачык сөйләвеннән соң, аңа Марат Яруллин белән үзе белән бер үк вакытта очрашып йөрүләрен раслаган кызлар яза башлаган.
Хәзер клиниканың әлеге посты инде юкка чыгарылган, ә учреждение җитәкчесе халык алдында гафу үтенгән.
- Марат Яруллин безне судка бирде. Май аенда минем SMM-белгечем эш битендә безнең пациент Илмира Нәгыймовага теләктәшлек һәм хатын-кызлар бердәмлеге турында пост урнаштырган. Бу пост Марат Яруллинга карата бик күп тискәре комментарийлар язылуга сәбәп булды.
Кызганычка каршы, әлеге постны мин бик соң күрдем һәм аны шундук бетердем. Әмма бу вакыт эчендә ул бик күп карау җыйган - 800 меңнән артык. Мин блогымны 10 елдан артык алып барам. Минем миссиям - мөмкин кадәр күбрәк кешегә ярдәм итү, санитар-агарту эше, медицина һәм косметологиянең эчке үзенчәлекләре турында сөйләү.
Бу пост минем кыйммәтләремә һәм принципларыма каршы килә. Мин гайбәт, интрига һәм провокацияләргә катгый каршы. Иң мөһиме - мондый постлар законны боза. Без бу пост өчен ихластан гафу үтенәбез. Минем аны контрольдә тотмавым һәм мондый эчтәлекне урнаштырырга юл куюым өчен кичерүегезне сорыйм, - дип билгеләп үткән клиника җитәкчесе Татьяна Зайдуллина клиника битендә урнаштырылган видеода.
Ул видеоны Марат Яруллиннан халык алдында гафу үтенү максатыннан урнаштыруын әйткән һәм кешеләрне үзләре җитештергән контентка аңлы рәвештә карарга чакырган.
Фото: Социаль челтәрләрдән алынды