

Җәйнең соңгы ае – су коенырга да, табигать кочагында ял итәргә дә иң матур чорларның берсе. Әлбәттә, көннәр инде июльдәгечә эссе түгел, шуңа күрә юлга чыгар алдыннан һава торышын алдан белү һәм сәяхәтне планлаштыру хәерле булыр. Шулай иткәндә генә ял уңышлы да, хәвефсез дә үтәчәк.
Диңгез турында хыяллар белән беррәттән, үзебезнең Башкортстан табигатен дә онытырга ярамый. Республикада 12 меңнән артык елга бар. Алар арасында тыныч агымлылары да, тау елгалары да, сапбордта, көймәдә йөзәргә дә, гаилә белән су коенырга да мөмкин булганнары җитәрлек.
Бу юлы Уфадан 200 чакрымга кадәр ераклыкта урнашкан иң кызыклы елга буйларын тәкъдим итәбез.
Агыйдел елгасы
Уфада
Агыйдел – Башкортстанның иң зур һәм мул сулы елгасы. Аның турында җырлар иҗат ителгән, шигырьләр язылган. Җәй көне ул уфалыларның иң яраткан ял итү урынына әверелә.
Шәһәр эчендә рәсми пляжларның берничәсе нәкъ менә Агыйдел буенда урнашкан. Алар арасында “Солнечный”, Затондагы “Водник” һәм “Ак яр” пляжлары бар. Бу урыннарда коткаручылар кизү тора, шуңа күрә алар гаилә белән ял итү өчен уңайлы.
Суга керергә теләмәсәгез, Агыйдел буйлап рәхәтләнеп сәяхәт итеп була. Җәй көне елгада теплоходлар даими йөри. Эш көннәрендә – алар көндезге сәгать уникедән, ял көннәрендә исә иртәнге унбердән кичке унга кадәр пассажирлар кабул итә.
Уфалылар яратып йөри торган урыннарның берсе – Асылмалы таш. Ул “Воронки” тимер юл станциясе янында урнашкан. Бирегә Дан бульварыннан төшеп, Блюхер урамын чыгып, якынча 20-30 минут җәяү атларга кирәк. Биек кыядан Агыйделгә ачылган күренеш күпләрне таң калдыра.
Тынычлык эзләүчеләргә шәһәрнең төньяк өлешендәге биатлон комплексы тирәсе һәм Дежнев баскычы янындагы ярлар да ошар.
Бөре елгасы
Уфадан 107 чакрым
Беренче карашка Бөре тыныч кына агучы елга булып күренә. Ул су туризмы белән шөгыльләнүчеләргә яхшы таныш.
Бөре районының Десяткино авылы янында узган гасыр уртасында кечкенә гидроэлектростанция төзелгән була. Бүген аннан җимерек корылмалар һәм ясалма бусагалар гына калган. Нәкъ менә шушы урында байдаркада һәм катамаранда йөрүчеләр катлаулы маршрутларны үтәргә өйрәнә. Ике баскычлы таш бусагаларның биеклеге 1,5 метрга җитә. Алардан соң тирәнлеге биш метрга кадәр булган зур әйләнмә барлыкка килгән. Анда бару өчен Бөре тракты буенча Суслово авылына кадәр килеп, Десяткино аша елга буйлап юлны дәвам итәргә кирәк.
Дим елгасы
Йоматау шифаханәсе: Уфадан 40 чакрым
Йөзү өчен уңайлы урыннар: якынча 100 чакрым
Кайчандыр Дим елгасы Күкидел дип аталган. Бу исемне “Зәңгәр елга” дип тәрҗемә итәләр. Ә бүгенге исеме исә “тирән урын”, “омут” мәгънәсен белдерә. Патша заманында ук Дим буенда кымыз белән дәвалау урыннары булган. Шуларның берсе – бүген дә эшләп килүче “Йоматау” шифаханәсе.
Башкортстандагы күп кенә елгалардан аермалы буларак, Дим тыныч ага. Шуңа күрә ул сапбордта, байдаркада яки көймәдә ашыкмыйча ял итәргә теләүчеләр өчен кулай.
Уфа халкы өчен мондый сәяхәтне оештыру җиңел. Дәүләкән юнәлешендәге электричкага утырып, су буена якынрак тукталышта төшәргә генә кирәк.
Кызыклы факт: элек Дим Агыйделгә күпкә түбәндәрәк кушылган. Әмма тимер юл күпере төзелгәч, елга үзәне турайтылган. Шуннан соң иске үзән урынында берничә күл барлыкка килгән.
Җилем елгасы
Толпар авылы: Уфадан якынча 200 чакрым
Юл вакыты: 2,5–3 сәгать
Җилемне күпләр Башкортстандагы иң матур елгаларның берсе дип саный. Аның суы үтә күренмәле, ә агымы сәгатенә нибары 3-5 чакрым тәшкил итә. Шуңа күрә су төбендәге ташларны да, тирә-яктагы кыяларны да рәхәтләнеп күзәтергә мөмкин.
Елганың иң билгеле урыннарының берсе – Мәмбәт кыясы. Биеклеге 140 метр булган бу таш дивар ике чакрымга сузыла һәм Җилемнең иң матур символларының берсе булып тора. Елга мәгарәләре белән дә данлыклы. Таш-Асты авылы янында Уралдагы иң озын мәгарәләрнең берсе – Җиңү (Киндерле) мәгарәсе урнашкан. Бераз түбәндәрәк Октябрь мәгарәсе дә бар.
Инҗәр
Уфадан якынча 80 чакрым
Юл вакыты: якынча 2 сәгать
Инҗәр – Башкортстандагы иң чиста тау елгаларының берсе. Суы үтәкүренмәле, ярлары уңайлы, күп урыннарда тирән түгел. Шуңа күрә бирегә гаиләләр дә, балалар белән ял итүчеләр дә еш килә.
Балык тотарга яратучылар өчен дә бу урын бик кулай. Иртәнге томанда кармак салу, аннары яңа тотылган балыктан уха пешерү күпләр өчен иң матур ял булып истә кала.
Инҗәр буйлап сапларда һәм байдаркаларда йөзеп төшәргә дә мөмкин. Әмма коры җәйләрдә елга шактый саега, шуңа күрә кайбер урыннарда көймәне күтәреп йөрергә туры килә.
Инҗәр буендагы иң билгеле урыннарның берсе – Абзан шарлавыгы. Ул Архангель районында, Абзан белән Ассы авыллары арасында урнашкан. Абзан авылына җиткәч, тагын 5 чакрым юл үтеп, Инҗәр аша күпергә кадәр барырга кирәк.
Моннан тыш, “Ассы” шифаханәсе янындагы Алсу кыялар да туристлар арасында бик популяр. Биеклеге 50–80 метр булган кыялардан Инҗәр үзәненә искиткеч матур күренеш ачыла.
Караидел елгасы
Уфадан Павловка сусаклагычына кадәр: 115 чакрым
Караидел елгасын күпләр Уфа елгасы яки Уфимка дип тә атый. Аның исеме “кара елга” дигән мәгънәгә ия булса да, суы чиста һәм ял итү өчен бик уңайлы. Елга сапбордта йөрергә өйрәнүчеләр өчен дә кулай.
Башкалада ял итүнең кызыклы ысулларының берсе – Дудкино кичүендәге паромда йөрү. Аннан соң канат юлы белән яр буена төшәргә мөмкин. Мондый сәяхәт бигрәк тә балаларга ошый.
Сапбордта йөрергә теләүчеләр өчен дә әзер маршрутлар бар. Күпләр сәяхәтне Сипайлово яр буеннан башлап, Таш кичүгә, кайчак хәтта Агыйделдәге “Солнечный” пляжына кадәр дәвам итә.
Караидел буенда рәсми пляжлар да урнашкан. Алар арасында Сипайловодагы “Кояш яры” (“Берег солнца”), “Сипайлово Сочи”, шулай ук Инорстагы “Песчаный” пляжы бар. Биредә чишенү һәм киенү кабиналары, беседкалар, мангал зоналары һәм башка уңайлыклар каралган.
Әгәр шәһәрдән бераз читкәрәк чыгарга теләсәгез, Павловка сусаклагычына юл тотыгыз. Ул Уфадан нибары 115 чакрым ераклыкта урнашкан. Бу – республикадагы иң зур ясалма сулык. Монда ял базалары күп, көймәдә йөрергә, катерда сәяхәт итәргә, балык тотарга яки су өстендә тыныч кына ял итәргә мөмкин.
Кармасан
Уфадан якынча 70 чакрым
Кармасан берничә район аша ага һәм иң элек балыкчылар арасында дан тота. Монда чуртан, ташбаш, корбан, чабак һәм башка төр балыклар очрый. Ә менә су коену өчен бу елга бик үк кулай түгел. Елга үзәне күп урыннарда тар, ләкин тирән. Шуңа күрә су җәйнең эссе көннәрендә дә җитәрлек җылынмый.
Кармасан буенда ял базалары эшли. Аларның күбесендә кунакларга балык тоту мөмкинлеге тәкъдим ителә. Тәҗрибәле балыкчылар исә Кушнаренко районындагы Шәрип, Мәмәкәй һәм Кувыкино авыллары тирәсендә балык тотарга киңәш итә.
Күк-Караук елгасы
Уфадан 175 чакрым
Күк-Караук елгасы озын түгел – нибары 12 чакрым. Әмма аны бөтен республикага таныткан нәрсә – шул ук исемдәге шарлавык. Биеклеге 12 метр булган шарлавык берничә каскадтан тора һәм Башкортстандагы иң матур табигать һәйкәлләренең берсе санала.
Иң якын торак пункт – Макар авылы. Туристлар бирегә иртән иртүк килергә киңәш итә. Бу вакытта кеше азрак була, ә тирә-якта кошлар тавышы белән шарлавык шавы гына ишетелә. Бирегә килсәгез, якындагы башка истәлекле урыннарны да карамый китмәгез. Елганың сул ярында Екатерина II заманыннан сакланып калган таш күпер хәрабәләре урнашкан.
Шулай ук 70 метр биеклектәге Салават мәгарәсе дә туристлар арасында зур кызыксыну уята. Узган гасырның 30нчы елларында биредә Салават Юлаев турында фильм төшерелгән, шуңа күрә мәгарәгә шундый исем бирелгән.
Сим
Асканыш авылы: Уфадан 50 чакрым
Игнат мәгарәсе: Уфадан 160 чакрым
Сим – Башкортстандагы иң зур елгаларның берсе. Аның ярлары кайбер урыннарда – комлы, кайбердә вак ташлы. Чиста суы һәм тыныч агымы аркасында җәй көне биредә ял итүчеләр күп була. Иглин районының Асканыш авылы янындагы пляж аеруча популяр. Алтынсу комы, тигез төбе һәм җылы суы балалар белән ял итү өчен дә бик уңайлы.
Бу елга табигать сөючеләрне генә түгел, тарих белән кызыксынучыларны да җәлеп итә. Елга буенда урнашкан Игнат мәгарәсе бөтен дөньяга борынгы кешеләр калдырган кыядагы рәсемнәре белән билгеле. Уфадан анда кадәр М-5 трассасы буенча якынча 160 чакрым юл үтәсе.
Сергеевка авылы янында тагын бер кызыклы урын – Кыңгырау (Колокольная) мәгарәсе урнашкан. Анда да борынгы кешеләр эзләре сакланган.
Өршәк
Булгаково авылы: Уфадан 40 чакрым
Өршәк елгасы республиканың алты районы аша үтә. Җәй көне аның суы җылына, шуңа күрә яр буенда ял итүчеләр күп була.
Булгаково авылындагы пляж рәсми рәвештә җиһазландырылмаган булса да, башкала халкы аны еш сайлый. Бирегә машина белән ярты сәгатьләп кенә барырга кирәк.
Балыкчылар өчен дә Өршәк кызыклы. Елгада чуртан, алабуга, җәен, чөгә һәм башка төр балыклар очрый. Археологлар фикеренчә, бу елга буен кешеләр меңләгән еллар элек тә үз иткән. Монда бронза чоры тораклары һәм борынгы каберлекләр табылган.
Август та кулай
Август – табигатьнең иң матур чорларының берсе. Урманнар әле яшел, елга сулары җылы, туристлар да, июль белән чагыштырганда, азрак була. Әмма бу айда һава торышы еш үзгәрә. Шуңа күрә юлга чыгар алдыннан фаразны карап, маршрутыгызны алдан планлаштырырга киңәш ителә. Яңгырдан соң кайбер урман юлларын үтү авыр, ә тау елгаларында су дәрәҗәсе күтәрелергә мөмкин.
Суда сак булыгыз! Елга буендагы ял күңелле хатирәләр генә калдырсын өчен гади кагыйдәләрне онытмагыз. Рөхсәт ителгән урыннарда гына су коеныгыз, балаларны күз уңыннан ычкындырмагыз һәм спиртлы эчемлекләр кулланганнан соң суга кермәгез. Иң хәвефсез ял – коткаручылар кизү торган рәсми пляжларда.
Башкортстанда су буенда ял итәрлек урыннар моның белән генә чикләнми. Киләсе чыгарылышларда республикадагы иң матур күлләр, сусаклагычлар һәм гаилә белән ял итү өчен кызыклы маршрутлар белән таныштыруны дәвам итәрбез.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102