+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
20 Августа , 18:00

Радий Хәбиров стратегик объектларның иминлеген көчәйтү бурычын куйды

Республика Башлыгы оператив штаб утырышында предприятиеләр һәм инфраструктура объектларының иминлеген тәэмин итү мәсьәләләрен тикшерде.

Радий Хәбиров стратегик объектларның иминлеген көчәйтү бурычын куйдыРадий Хәбиров стратегик объектларның иминлеген көчәйтү бурычын куйды
Радий Хәбиров стратегик объектларның иминлеген көчәйтү бурычын куйды

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Республика йортында төбәк оператив штабы утырышын үткәрде. Анда министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, хокук саклау органнары һәм оператив хезмәтләр вәкилләре катнашты.

Утырыш алдыннан республика Башлыгы пилотсыз очкычлар ярдәмендәге террорчылык һөҗүмнәрен кире кагу вакытында кулланыла торган техника һәм җиһазлар белән танышты.

Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, предприятиеләрдә пассив саклану чаралары үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтә. Моннан тыш, республика күк киңлеген саклау өчен БАРС отрядлары белән көчәйтелгән.

Утырышта пилотсыз очкычларга каршы көрәшүче һәм террорчылык актлары нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучы оператив хезмәтләр һәм ведомстволар белгечләренә Башкортстан Башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Республика Башлыгы соңгы вакытта БПЛА һөҗүмнәре арту сәбәпле, стратегик һәм инфраструктура объектларының иминлеген тәэмин итү буенча өстәмә чаралар күрергә кирәклеген ассызыклады.

Утырышта шулай ук икътисадның аерым тармаклары эшчәнлеге һәм инфраструктура объектларын террорчылык һөҗүмнәреннән саклау мәсьәләләре каралды. Фикер алышу нәтиҗәләре буенча предприятие һәм оешма җитәкчеләре өчен тиешле тәкъдимнәр әзерләнде.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Автор:Денис Таваев
Читайте нас