

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Ишембайда эшлекле сәфәрдә булды. Ул шәһәрнең берничә социаль һәм мәгариф объектында булып, аларны үстерү планнары белән танышты.
Республика Башлыгы Ишембай нефть колледжында булды. 1932 елда нигез салынган уку йортында бүген 1800дән артык студент белем ала. Колледж киләсе елда «Яшьләр һәм балалар» гомумдәүләт проектының «Профессионалитет» федераль программасында катнашу өчен гариза бирергә планлаштыра. Бу аның базасында заманча мәгариф кластеры булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Радий Хәбиров шулай ук балалар пульмонология санаториен карады. Биредә ел башыннан 1500дән артык бала сәламәтлеген ныгыткан. Республика Башлыгы санаторийда янгын сигнализациясен яңартырга һәм 2015 елдан файдаланылмаган бассейнны ремонтлау өчен проект-смета документларын әзерләргә кушты.
Сәфәр барышында Радий Хәбиров Башкортстан нефтьне беренче ачучылар мәйданында да булды. Биредә шәһәр үзәге яңартылганнан соң ял итү һәм шәһәр чаралары үткәрү өчен заманча җәмәгать киңлеге барлыкка килгән.
Ишембайда шулай ук республика мәгариф киңәшмәсенең пленар утырышы узды. Анда мәктәпләрне яңарту, укытучыларга ярдәм, укучылар иминлеге һәм һөнәри белем бирүне үстерү мәсьәләләре тикшерелде.
Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, мәгариф системасын үстерү республика өчен мөһим бурыч булып кала. Башкортстанда яңа мәктәпләр төзү һәм гамәлдәге белем бирү учреждениеләрен яңарту дәвам итә.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102
Фото: glavarb.ru