

Республикадагы МФЦ офислары аша 500 дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтелә, аларның күбесен электрон рәвештә дә алырга мөмкин.
– 15 ел эчендә МФЦ зур юл үтте, үз офислары белән бөтен республиканы колачлады. Бүген тормышыбызны МФЦсыз күз алдына китерү дә кыен. Сезнең эшегез бик җаваплы, чөнки күп кешеләр өчен сез дәүләтне тәкъдим итәсез. Кешене ничек каршы алуыгыз, аңа ничек елмаюыгыз, хезмәтне никадәр тиз күрсәтүегез аның кәефенә һәм социаль халәтенә йогынты ясый, – диде Радий Хәбиров.
Башкортстан МФЦлары коллективын Русия Икътисади үсеш министры урынбасары Алексей Херсонцев та котлады. Ул республика үзәкләренең нәтиҗәле эшләвен һәм «Русиянең иң яхшы МФЦ» бәйгесендә даими җиңүчеләр арасында булуын билгеләде.
Бүген республика МФЦ системасында 2 меңгә якын кеше эшли. Аларның төп максаты – гражданнарның дәүләт белән аралашуын мөмкин кадәр гади, тиз һәм уңайлы итү.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102