+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
29 Августа , 06:34

Әх, шәп булды, кызлар, егетләр!

Гүзәл Уразова Уфада узган татар-башкорт дискотекасында Радик Юльякшин белән бергә чыгыш ясаган

Әх, шәп булды, кызлар, егетләр!Әх, шәп булды, кызлар, егетләр!
Әх, шәп булды, кызлар, егетләр!

Популяр җырчы Гүзәл Уразова Уфада узган татар-башкорт дискотекасыннан алган тәэсирләре белән уртаклашты. Ул сәхнәдә Башкортстанның халык артисты Радик Юльякшин (Элвин Грей) белән бергә чыгыш ясады.

Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова социаль челтәрдәге сәхифәсендә хезмәттәшенә җылы сүзләрен җиткерде.

– Әле дә "красивая" һәм "хороший"быз, – дип язган Гүзәл Уразова. Ул шулай "Красивая & Хороший" җырның дөнья күрүенә ун ел узгач, Радик Юльякшин белән бергә концерт куюларын билгеләп үткән һәм хезмәттәшенә алдагы концерт турларында уңышлар теләгән. 

– Синең командаң - көчле, карашың - заманча. Шулай булгач, син командаң белән теләсә кайсы дәрәҗәдәге зур сәхнәләрне яулый алачаксың, иң тугры тамашачыларны җәлеп итәрсең, – дип мактаган Элвин Грейны Гүзәл Уразова.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Автор:Денис Таваев
Читайте нас