

Бүген Уфадагы «Торатау» Конгресс-холлында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Җир асты байлыкларын файдалану буенча федераль агентлык җитәкчесе Олег Казанов IV Халыкара «ГеоВызов» геология чемпионатын ачу тантанасында катнашты.
28 августтан 9 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк ярышлар геолог һөнәрен популярлаштыруга һәм студентларның профессиональ күнекмәләрен үстерүгә юнәлтелгән. Чемпионатта Русиянең 19 төбәгеннән һәм якын һәм ерак чит илләрдән 13 дәүләттән, шул исәптән Белоруссия, Үзбәкстан, Таҗикстан, Мексика һәм Кытайдан 40 команда катнаша.
Радий Хәбиров студентлар командаларын сәламләде, чемпионатны оештыручыларга, остазларга һәм хөкемдарларга рәхмәт белдерде.
– "Роснедра" ярдәме белән Башкортстан «ГеоВызов»ны үткәрү өчен традицион мәйданчыкка әйләнде. Бу җир асты байлыкларын өйрәнүче бик кызыклы фән – геология белән турыдан-туры бәйле кешеләр очраша торган урын. Русия төбәкләреннән һәм чит илләрдән бик күп катнашучылар килүе сөендерә. Барыгызны да Башкортстанга укырга, эшләргә, гаилә корырга чакырам. Бездә чит илләрдән килгән студентлар да күп белем ала. Бу яктан без – зур халыкара гаилә, – диде республика Башлыгы.
Радий Хәбиров Башкортстанның табигый байлыкларының төрлелеген дә билгеләп үтте.
– Бездә кызыклы геологик һәм табигый ландшафтлар, файдалы казылмалар күп. «Янгантау» һәм «Торатау» геопарклары ЮНЕСКОның Глобаль геопарклар челтәренә керде. Бөрҗән районында урнашкан Шүлгәнташ мәгарәсенең кыя рәсемнәре ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде. Республика территориясендә «алтын кадаклар» – уникаль «Услока» һәм «Дальний Тюлькас» геологик киселешләре дә бар, – дип билгеләде ул.
Чемпионатны ачу тантанасында Роснедра җитәкчесе Олег Казанов та чыгыш ясады. Ул яшь геологларның яңа белем һәм күнекмәләр үзләштерүгә омтылышын билгеләп, хәзерге геологиянең профессиональ һәм шәхси үсеш өчен зур мөмкинлекләр бирүен ассызыклады.
Совет Федерациясенең аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисенең беренче урынбасары Наталья Комарова да катнашучыларны сәламләде. Ул Башкортстанны «ГеоВызов» өчен идеаль мәйданчык дип атады һәм республиканың Русиянең иң борынгы геология төбәкләренең берсе булуын билгеләде.
Чемпионат 12 төр буенча үткәреләчәк. Төп ярыш мәйданчыклары – Русия Герое Максим Серафимов исемендәге «Патриот» хәрби-патриотик паркы территориясе һәм Ишембай районы.
Радий Хәбиров журналистлар белән әңгәмәдә «ГеоВызов»ның республикада геология фәнен үстерү өчен мөһим булуын билгеләде.
– «ГеоВызов» республикада геология фәннәрен алга таба үстерергә ярдәм итә. Башкортстан – бу халыкара очрашуны үткәрү өчен бик яхшы мәйданчык. Бездә халыкара хокукый статуска ия табигый объектлар, кызыклы җир асты байлыклары, төрле файдалы казылмалар бар. Студентларга алар белән эшләү уңайлы, чөнки байлыкларыбызның күбесе диярлек өслектә ята, – диде республика Башлыгы.
Олег Казанов исә чемпионатның булачак белгечләр өчен мөһим һөнәри этап булуын билгеләп үтте.
– Чемпионатның әһәмиятен бәяләп бетерү бик кыен. «ГеоВызов» – яшьләр өчен зур һөнәри тормышка аяк басар алдыннан узарга тиешле мөһим этап. Бу һәм киләчәк ярышлардан безнең өметләребез зур, – диде ул.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102