+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
1 Сентября , 16:38

Кайбер студентларга 85 мең сумнан артык түлиләр

Башкортстанда бу мөмкинлектән 360тан артык студент файдаланган. Сез дә бу түләргә дәгъва итә аласызмы? 

Кайбер студентларга 85 мең сумнан артык түлиләрКайбер студентларга 85 мең сумнан артык түлиләр
Кайбер студентларга 85 мең сумнан артык түлиләр

Бер ел элек көндезге бүлектә укучы студент кызларга йөклелек һәм бала табу буенча арттырылган пособие алу хокукы бирелде. Бер ел дәвамында Башкортстанда бу мөмкинлектән 360тан артык студент кыз файдаланган.

Хәзер 140 көнлек декрет ялы өчен түләү 85 мең сумнан артык тәшкил итә. Пособие хезмәткә сәләтле халык өчен төбәктә билгеләнгән яшәү минимумы күләменең 100 проценты нигезендә исәпләнә Әлеге түләүне колледжлар, югары уку йортлары, өстәмә һөнәри белем бирү учреждениеләре һәм фәнни оешмаларда көндезге бүлектә укучы студент кызлар ала ала.

Узган елның сентябренә кадәр пособие стипендия күләменнән чыгып исәпләнә иде, шуңа күрә түләүләр күпкә азрак булды. Пособие алу өчен гаризаны «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша, теләсә кайсы МФЦга яки Башкортстан буенча Социаль фонд бүлегенең клиент хезмәтендә бирергә мөмкин.

Гариза рәсмиләштерү өчен медицина учреждениесеннән эшкә яраксызлык чоры турында белешмә һәм көндезге бүлектә укуны раслаучы документ кирәк.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Автор:Денис Таваев
Читайте нас