

Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне алдыннан Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров «Башнефть» компаниясенең иң яхшы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.
Тантаналы чарада ул нефть тармагының республика икътисады өчен аеруча мөһим булуын билгеләде. Андрей Назаров искә төшергәнчә, 1932 елның маенда Ишембай авылы янында беренче «кара алтын» фонтаны атылып чыга, бу вакыйга «Икенче Баку»га нигез сала.
– Башкортстан тарихи яктан Русиянең энергетика үзәге булып тора, – диде Андрей Назаров.
Республикада нефть тармагы тулай төбәк продуктының якынча яртысын формалаштыра, йөзләрчә мең эш урыны белән тәэмин итә. Башкортстанга Русиядә чыгарылган нефтьнең өч процентка якын өлеше туры килә, ә республика нефть чыгару күләме буенча ил төбәкләре арасында сигезенче урында тора.
Премьер-министр «Башнефть»нең инвестицияләрне арттыруын, яңа технологияләр һәм цифрлы чишелешләр кертүен билгеләде. Компания шулай ук экология, инфраструктура һәм социаль проектларга зур игътибар бирә.
Узган ел компания ярдәме белән 18 муниципалитетта 46 социаль проект тормышка ашырылган. Благовещенскида бассейнлы физкультура-сәламәтләндерү комплексы ачылган, Әскин һәм Югары Тәтешле районнарында мәдәният йорты һәм китапханәләр ремонтланган, Уфаның өч эре хастаханәсе җиһазландырылган.
Тантана барышында «Башнефть»нең җиде хезмәткәренә дәүләт бүләкләре тапшырылды. Аларның өчесенә «Башкортстан Республикасының нефть һәм газ сәнәгатенең атказанган хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102