+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
5 Сентября , 16:39

Октябрьский 80 еллыгын бәйрәм итте

Радий Хәбиров Октябрьский халкын шәһәрнең 80 еллыгы белән котлады. Ул яңартылган иҗтимагый киңлекләрне карады һәм яңа мәдәни үзәкне ачуда катнашты.

Октябрьский 80 еллыгын бәйрәм иттеОктябрьский 80 еллыгын бәйрәм итте
Октябрьский 80 еллыгын бәйрәм итте

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Октябрьский шәһәренең 80 еллыгына багышланган тантанада катнашты. Ул шәһәр халкын юбилей белән котлап, Октябрьскийның сәнәгать һәм социаль яктан үсеш алган шәһәр булуын билгеләде.

– Октябрьский бүген – сәнәгате үсеш алган, уңайлы мохит булдырылган көчле шәһәр. Иң зур байлыгы – сез, хөрмәтле шәһәр халкы. Сезгә хезмәтегез өчен зур рәхмәт белдерәм, – диде Радий Хәбиров.

Октябрьский 1946 елда нефть ятмаларын үзләштерү белән бәйле рәвештә барлыкка килгән. Бүген анда 116 меңнән артык кеше яши. Шәһәрнең тарихи үзәгендә 1940–50 елларда төзелгән биналар сакланган, шуңа күрә аны «кече Петербург» дип тә атыйлар.

Юбилей алдыннан шәһәрнең «Нефтяник» мәдәният һәм ял паркында төрле тематик мәйданчыклар оештырылган. Анда ретроавтомобильләр һәм тарихи фотолар күргәзмәләре, осталар фестивале, бард җыры бәйрәме, балалар һәм хәрби-патриотик мәйданчыклар эшләгән.

Башкортстан Башлыгы шулай ук «Оберег» волонтёрлар төркеме белән аралашты. Иреклеләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итә, маскировка челтәрләре һәм киемнәре үрә, окоп шәмнәре һәм башка кирәк-яраклар әзерли.

Радий Хәбиров шәһәрнең Юнармия йорты эшчәнлеге белән дә танышты. Октябрьскийдагы бу үзәк – Башкортстанда беренче шундый мәйданчык. Биредә балалар тарихи мирасны өйрәнә, социаль акцияләрдә һәм волонтёрлык эшендә катнаша.

Шәһәрнең 80 еллыгына Московка микрорайонында яңа җәмәгать-мәдәни үзәк тә ачылды. Ул Милли мәдәниятләр үзәгенең филиалы булып тора. 440 квадрат метр мәйданлы бинада 97 урынга исәпләнгән концерт залы, вокал һәм хореография студияләре, түгәрәкләр һәм секцияләр өчен бүлмәләр бар.

Радий Хәбиров үзәктә өлкән яшьтәге волонтёрлар белән дә аралашты. Алар яңа мәйданчыкта маскировка челтәрләре үрә.

– Бик матур килеп чыккан, күңел сөенә. Кешеләр үтенеч белән мөрәҗәгать итә, ә муниципалитет җитәкчесе аларны ишетә икән, менә шундый объектлар барлыкка килә, – диде республика Башлыгы.

Юбилей тантанасында шәһәрнең алдынгы хезмәткәрләренә Башкортстанның дәүләт бүләкләре дә тапшырылды.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас