+29 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
8 Сентября , 09:33

Тәкәрлек кызы – рухиятебез йолдызы!

Алсу Әхмәтова Дүртөйле төбәгендә әдәби-мәдәни мохитне үстерү юнәлешендә гаять колачлы эшчәнлек алып бара   “Оясында ни күрсә, очканында шул булыр”, – ди халык. Бу гүзәл гыйбарәнең Дүртөйле районының Тәкәрлек авылында күп балалы гаиләдә өченче бала булып дөньяга аваз салган, бүгенге көндә шәһәр мәдәнияте күгендә якты йолдыз булып балкучы Алсу Әбүзәр кызы Әхмәтовага да туры килүенә, мәкаләбезне укыгач, үзегез дә инанырсыз.

Тәкәрлек кызы – рухиятебез йолдызы!Тәкәрлек кызы – рухиятебез йолдызы!
Тәкәрлек кызы – рухиятебез йолдызы!
Алсуның матур әдәбиятка, сәнгатькә булган мәхәббәте гаиләдән килә. Башлангыч сыйныфларда белем алган чагында ук әнисе һәм апасына ияреп хорга йөри башлаган кызчык, сәхнәне бар булмышы белән ярата: нәфис сүз остасы буларак шигырьләрне сәнгатьле сөйли, җырлый, бию ансамбле составында якын-тирә авылларны, район үзәген концертлар белән гизә. Шуның өстенә рәсем ясарга да дәрте ташып тора.
Адәм баласының киләчәк язмышы еш кына балачак сукмакларында салына. Алсу ханым ул елларны болай дип искә ала: “Әнием авыл клубында мөдир булып эшләде. Анда китапханә дә бар иде. Кичләрен әни янына барып һәрвакыт ярдәм итә идем. Авылдашлар сорап килгән китапларны эзләп бирү, гәзит-журналларны тегеп урнаштыру – барысы да минем өстә иде. Китапханәгә яңа китаплар кайтса, аларны беренчеләрдән булып укучы да мин идем”.
Шушы кызыксыну аны, мәктәпне яхшы билгеләр белән тәмамлагач, башкалабыз Уфа шәһәренә алып килә, ул кечкенәдән хыялланган китапханә техникумына укырга керә. Студент елларында да сынатмый: һәр чараның үзәгендә була, активлыгы белән аерылып тора. Диплом алгач, туган якларына канатланып кайта һәм Дүртөйле китапханәләр челтәрендә хезмәт юлын башлый.
“Табышканнар – кавышканнар”, – дип әйтәләр бит. Сабантуй бүләк иткән мәхәббәт турында да язып үтәсе килә. Алсу Әбүзәр кызының гаилә кору тарихы нәкъ бер кино тасмасы кебек кызыклы һәм соклангыч. “Без булачак тормыш юлдашым Айрат Рәфит улы белән бер мәктәптә укыдык, ләкин мин аны белми идем, чөнки ул миннән өч сыйныфка алда укыды. Мин мәктәпне тәмамлаган 1988 елда, аның армиядән кайткан чагы иде. Беренче тапкыр без авыл Сабантуенда очраштык һәм ул мине озатып куйды”, – дип хатирәләрен яңартты әңгәмәдәшем. Бер күрүдә үк гашыйк булмаса да, егетнең сүзендә торучанлыгы, алтын куллы булуы кыз йөрәген яулый. Икесе дә Уфада укып, һөнәр алгач, бер-берсен яхшы өйрәнгәч, алар өйләнешә. Шулай итеп, Алсу Нәҗибә һәм Рәфит Әхмәтовлар гаиләсенә 1991 елда килен булып төшә. Башта кызлары Регина туа, аннары уллары Алмаз дөньяга аваз сала. Гаилә түгәрәкләнә, тормыш көйләнә.
“Шундый ышанычлы кешегә кияүгә чыгуым миңа тормыш көтү өчен зур көч бирде. Тормыш иптәшемнең кулыннан килмәгән эше юк! Ул – электрик, эретеп ябыштыручы, токарь, электронщик, слесарь, төзүче дә! Нәрсәгә тотынса – шуны җиренә җиткереп эшли. Әти-әниләр күршесендә генә җир алып үз кулыбыз белән ике катлы өй төзеп кердек. Бакчада яшелчә, җиләк-җимеш, чәчәкләр үстерәбез”, – дип, тормыш иптәше белән горурлануын яшерми Алсу ханым.
Бүген Алсу һәм Айрат Әхмәтовлар – үрнәк алырлык, 35 ел бергә кулга-кул тотынып яшәүче соклангыч пар. Бу гаиләнең үзләре генә белгән, еллар дәвамында сыналган кагыйдәләре бар. Биредә ата-бабадан калган гореф-гадәтләрне саклау, олыларны хөрмәт итү, мәрхүмнәрне изге догалар белән искә алу – какшамас канун. Нинди зур эшкә тотынсалар да, алар башта үзара киңәшләшәләр, планлаштыралар һәм бердәм булып башкарып та чыгалар. Айрат уңган төзүче һәм оста куллы ир-егет булса, Алсу ханым – өйнең яме, искиткеч аш-су остасы. Ул пешергән һәр ризык телеңне йотарлык. Безнең милли кыйммәтебез булган чәк-чәк, зур бәлешләр, табадан гына төшкән өчпочмаклар, бәрәңге төрмәсе, хуш исле кыстыбыйлар Әхмәтовлар йортының көндәлек яме һәм бәрәкәте.
Хезмәт юлында һәрвакыт алга омтылган Алсу Әбүзәр кызы белемен камилләштерүне дә дәвам итә: читтән торып Чиләбе мәдәният академиясен уңышлы тәмамлап, югары белем ала. Күп тә үтми, аны Дүртөйле шәһәр китапханәсенә җитәкче итеп билгелиләр. Бу урында аның оештыру таланты тагын да ныграк ачылып, яңа дәрт белән кабына. Аның кул астында Дүртөйле шәһәре китапханәсе елдан-ел яңа җиңүләре һәм казанышлары белән дан ала. Китапханә балалар, үсмерләр һәм яшьләр өчен генә түгел, өлкән буын вәкилләре өчен дә фәһемле чаралар үткәрә. Алар тарафыннан “Модалы ликбез” грант проекты кысаларында “Стиль академиясе” төзелеп, өлкән яшьтәге ханымнарга үз образларын табу өчен ярдәм күрсәтелде. “Шигъри көч Z” проекты буенча яшь иҗатчылар өчен “Яңа дулкын” шигърият мәктәбе ачылды, нәтиҗәдә “Дүртөйле шигъриятенең яңа дулкыны” исемле җыентык бастырылды. “Сәхнәдә – үзебезнекеләр. Гаилә иҗаты лабораториясе” грант проекты буенча махсус хәрби операциядә катнашкан яугирләр гаиләләренең уртак иҗат мәйданчыгы булдырылды – алар катнашлыгында әле дә театрлаштырылган тамашалар күрсәтелә. Шәһәр китапханәсендә 2025 елда “Урын даһие” (“Гений места”) – талантларны туплау ноктасы ачылды. Алсу Әбүзәр кызы кураторлыгында “Яңа медиа һәм маркетинг” юнәлеше буенча “Уңыш юнәлеше” креатив технологияләр үзәге эшли. Сәләтле, үз-үзен эзләүче кешеләр өчен төрле чаралар: тренинглар, очрашулар, мавыктыргыч һәм танып белү осталык дәресләре, фикердәшләр белән аралашулар оештырыла. Алсу Әбүзәр кызы җитәкләгән “Ахирәтләр” клубы да бик уңышлы эшләп килә.
“Китапханә эшчәнлеге күпкырлы. Без балалар бакчалары, мәктәпләр белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Балалар өчен төрле чаралар үткәрәбез, үзебез дә алар янына барабыз. Үсеп килүче буында китапларга сөю уяту өчен даими мавыктыргыч кичәләр оештырабыз”, – ди җитәкче. Укучылар белән генә чикләнмичә, районның зыялылары, бигрәк тә сүз осталары белән дә бергә кайный ул. “Дулкын” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары белән тыгыз элемтәдә эшләп, аларның иҗатын укучыларга таныту өстендә зур хезмәт сала. Аның бу тырышлыгын, әдәбиятка булган җан атуын күреп, хезмәттәшләре һәм каләм әһелләре Алсу Әбүзәр кызын “Дулкын” берләшмәсенә җитәкче итеп сайлыйлар. Күптән түгел дулкынчыларның Алсу Әхмәтова төзегән “Тойгы дулкынында бөтерелеп” дигән яңа китабы – шигырьләр, хикәяләр, очерклар тупланган җыентыгы дөнья күрде. Китап авторларны да, иҗат сөючеләрне дә бик шатландырды.
Алсу Әбүзәр кызының казанышлар сандыгында санап бетергесез грамота-дипломнар, рәхмәт хатлары бар. Дүртөйле районы хакимиятенең Рәхмәт хатлары һәм Мактау кәгазьләре белән дә ул күп тапкырлар бүләкләнгән. Башкортстан әдәбиятын популярлаштыруга керткән өлеше өчен Башкортстан Язучылар берлеге идарәсенең Рәхмәт хаты, шулай ук Башкортстан Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты һәм Мактау кәгазе дә – нәтиҗәле эшчәнлегенең ачык дәлиле. Быел май аенда исә Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Салават Харасов аңа Рәхмәт хатын тапшырды. Моннан тыш, ул Мәскәү шәһәренең Заманча мәдәният интернациональ академиясенең “Илебезнең мәдәниятен үстерүгә керткән өлеше өчен” медале иясе дә булып тора.
Быелгы җәй Алсу Әбүзәр кызы өчен тагын бер истәлекле, күркәм вакыйга булды – аңа “Бөтендөнья татар конгрессы”ның “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” медале тапшырылды! Һәрчак якты йөзле Алсуыбызга иҗади илһам һәм милли мәдәниятебезне үстерүдә яңадан-яңа уңышлар теләп калабыз!

Раушания Исхакова,
Татарстанның Журналистлар берлеге әгъзасы.

Фото: Әхмәтовларның гаилә альбомыннан.
Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас