Башкортстанда популяр автор-башкаручы Ринат Рәхмәтуллинның хатыны Динара иренең үзенә ясаган яңа бүләге турында сөйләде. Ир хатынына заманча вертикаль тузан суырткыч бүләк иткән.
Динара сөйләвенчә, яңа гаджет коры һәм дымлы җыештыру өчен дә каралган. Ул тавышлы хәбәрләр бирү функциясе һәм үз-үзен чистарта торган швабра белән җиһазландырылган чыбыксыз тузан суырткыч.
— Өйдә миңа яңа ярдәмче булды, — дип шатланып хәбәр итте Динара.
Пост астындагы комментарийларның барысы да уңай булмаган. «Ялкау хатын, хатын кеше ашарга пешерергә һәм идән юарга тиеш!» — дип язган язылучыларның берсе. «Эх, миңа да шундый ир булса иде», — дип белдергән икенче бер язылучы.
Әмма күңелле комментарийлар да аз түгел иде. Күпләр Динара өчен чын күңелдән сөенгән. «Супер», «Бик әйбәт әйбер!», «Бик яхшы», «Сез көчле кыз, бирешмәгез», — дип мактаган язылучылар.