

Бүген Уфаның «Торатау» Конгресс-холлында «Ватан көче – сила Отечества» V республика форумы узды. Анда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты. Форумда «Атайсал» проектының биш еллык эшенә нәтиҗә ясадылар.
Чарага меңнән артык кеше – меценатлар, волонтёрлар, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм республикадан читтә яшәүче якташлар җыелды. Катнашучылар туган якларга ярдәм итү, мәдәни мирасны һәм туган телне саклау, яшьләр өчен мөмкинлекләр булдыру һәм җәмгыятьне берләштерү турында сөйләште.
Радий Хәбиров форум алдыннан «Атайсал» кысаларында тормышка ашырылган инициативалар күргәзмәсен карады. Алар арасында парклар һәм чишмәләрне төзекләндерү, балалар спортына ярдәм итү, мемориаллар һәм иҗтимагый объектлар булдыру, халык һөнәрләрен саклау проектлары бар.
Республика Башлыгы билгеләп үткәнчә, 2021 елда башланган «Атайсал» проекты биш ел эчендә чын иҗтимагый хәрәкәткә әверелгән. Аның эшендә 8 меңнән артык кеше катнашкан, 40 меңгә якын проект тормышка ашырылган. Аларга барлыгы 2 миллиард сумга якын акча юнәлтелгән.
– Бу – бик якты проект. Ул реаль эшләр турында, кешеләргә чын ярдәм турында. Бездә авылларда мәктәпләр, балалар бакчалары, мәчетләр һәм чиркәүләр төзегән якташлар бар. Аларның һәрберсенә рәхмәт әйтәбез. Шул ук вакытта уртак эшкә үзеннән кечкенә генә өлеш керткән һәр кешегә дә рәхмәтле булырга тиешбез, – диде Радий Хәбиров.
«Атайсал»ның мөһим юнәлешләренең берсе – махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм. Проект кысаларында бу юнәлештә якынча 6 мең инициатива тормышка ашырылган.
Форумда республикада «Башкортстан волонтёры. СВО» дигән яңа мактау билгесе гамәлгә кую турында да хәбәр ителде. Ул махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүче волонтёрларга тапшырылачак.
Радий Хәбиров шулай ук ноябрьдә «Максим Серафимов исемендәге Патриот» паркында рухи-агарту үзәге ачылачагын әйтте. Анда һәлак булган хәрбиләр истәлегенә чиркәү һәм мәчет урнашачак.
Форумда Башкортстаннан чыккан танылган якташларның республика үсешенә өлеш кертүе дә билгеләп үтелде. Радий Хәбиров республика вәкиллекләрен Мәскәүдә һәм башка эре төбәкләрдә якташларны берләштерү үзәкләренә әверелдерү тәкъдиме белән чыкты.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102