+23 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
11 Сентября , 09:42

Сәлам, 5G!

Русиянең 16 шәһәрендә 5G эшли башлады. Яңа технологиядән якынча 10 миллион кеше файдалана алачак. 2026 ел ахырына кадәр 5G челтәрен тагын 50 шәһәрдә эшләтеп җибәрү планлаштырыла.  

Сәлам, 5G!Сәлам, 5G!
Сәлам, 5G!

Русиядә 5G мобиль элемтәсе рәсми рәвештә эшли башлады. Яңа технология Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Новосибирск, Казан, Самара, Уфа һәм тагын тугыз шәһәрдә кулланыла. Санлы министрлык мәгълүматларына караганда, яңа буын элемтәсенә якынча 10 миллион кеше керә ала.

Әлегә 5G барлык мобиль операторларда да мөмкин түгел. Әмма челтәрне колачлау һәм технологияне тәкъдим итүче операторлар санын арттыру планлаштырыла. 2026 ел ахырына кадәр 5G челтәрен тагын 50 шәһәрдә эшләтеп җибәрү күздә тотыла.

Яңа буын элемтәсен Android платформасында эшләүче җайланмалар хуҗалары куллана алачак. iPhone кулланучылары өчен 5G мөмкинлеге Apple корпорациясенең карарына бәйле булачак.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Автор:Денис Таваев
Читайте нас