+7 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
11 Сентября , 15:07

Уфада «XXI гасыр славяннары» фестивале узды

Фестивальдә халык һөнәрләре ярминкәсе, концерт, мода күрсәтүе һәм милли утарлар эшләде. Чара Русия халыклары бердәмлеге елы һәм Милли костюм көне кысаларында узды.

Уфада «XXI гасыр славяннары» фестивале уздыУфада «XXI гасыр славяннары» фестивале узды
Уфада «XXI гасыр славяннары» фестивале узды

11 сентябрьдә Уфадагы «Башкортстан» дәүләт концерт залы каршындагы мәйданда VI республика «XXI гасыр славяннары» фестивале узды. Чара Милли костюм көне, Русия халыклары бердәмлеге елы һәм Гаилә елы кысаларында оештырылды.

Фестивальдә кунакларны халык һөнәрләре ярминкәсе, осталык дәресләре, концерт программасы һәм төрле милли мәдәниятләрне тәкъдим иткән мәйданчыклар көтте. Кулдан эшләнгән агач һәм таш әйберләр, уенчыклар, истәлекле сувенирлар белән танышырга, курчак-саклагычлар ясарга һәм славян бизәкләрен өйрәнергә мөмкин булды.

Концертта Уфа һәм Башкортстанның иҗат коллективлары чыгыш ясады. Оренбургтан килгән «Грымата» вокал төркеме дә тамашачыларга үз программасын тәкъдим итте. Бәйрәмнең кульминациясе традицион рус хороводы булды.

Фестивальдә рус, казакъ, белорус, украин һәм болгар мәдәниятләренә багышланган милли утарлар да эшләде. Балалар һәм гаилә белән ял итү мәйданчыгында традицион уеннар һәм ярышлар оештырылды.

Чара кысаларында шулай ук рус милли костюмына багышланган «Маковка» республика конкурсының беренче этабы узды һәм төрле театр-мода коллективлары катнашында дефиле үткәрелде.

Фестивальне оештыручылар билгеләп үткәнчә, Башкортстанда 130дан артык милләт вәкиле тату һәм дус яши. Мондый чаралар халыкларның мәдәни традицияләренә кызыксыну уятып, үзара хөрмәт һәм бердәмлекне ныгытуга ярдәм итә.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Автор:Денис Таваев
Читайте нас