Башкортстанда популяр автор-башкаручы Ринат Рәхмәтуллинның хатыны көтелмәгән яңалык белән уртаклашты
Башкортстанда популяр автор-башкаручы Ринат Рәхмәтуллинның хатыны Динара үзенең язылучыларына көтелмәгән яңалык җиткерде. Аның танылган ире Ринат Рәхмәтуллин һәм Башкортстанның атказанган артисты Радик Юльякшин уртак проект оештырырга карар кылган.
- Без кемдә кунакта булганны карагыз! Яңа проект өстендә эшлибез. Радик булган җирдә һәрвакыт барысы да югары дәрәҗәдә һәм бик масштаблы, - дип билгеләп үткән Динара.
«Икесе дә молодец, бик талантлы», «Иң яхшыларның иң яхшылары!», «Супер!», «Галәмнәр бергә кушылган», «Молодецлар!», «Чираттагы хитны көтәбез» - дип сөенгән язылучылар.
Исегезгә төшерәбез, Ринат һәм Динара Рәхмәтуллиннар быел март аенда өйләнеште. Ир белән хатын арасында яшь аермасы 29 яшь тәшкил итә. Икесе өчен дә бу никах икенчесе булды.