+10 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
12 Сентября , 13:47

Яңа базарларга чыгу стратегиясе төзелде

Төркемне Иглин районы бизнес-шерифы Венера Нуриахметова озата йөрде. СЭП белгечләре һәр предприятиенең сорауларын җентекләп тикшерде.

Яңа базарларга чыгу стратегиясе төзелдеЯңа базарларга чыгу стратегиясе төзелде
Яңа базарларга чыгу стратегиясе төзелде

Иглин районында ашыгыч экспорт ярдәме махсус өтркеме (СЭП) традицион рәвештә чыкты. Чара «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды. Сәфәр планлы характерда булды, әмма урындагы компанияләр консультация һәм очрашу турында үтенеч белән мөрәҗәгать иттеләр, чөнки чит ил базарларына чыгу өчен киңәшләргә һәм ярдәмгә мохтаҗ. Махсус төркем эше барышында җитештерүчеләр сертификация, логистика, сатып алучыларны эзләү һәм чит илдә филиаллар ачу буенча адреслы тәкъдимнәр алды.

- Мондый чыгулар - урыннарда бизнеска реаль ярдәм. Без компанияләрнең экспортларга әзер булуын күрәбез, ләкин еш кына кайдан башларга икәнен белмиләр. Безнең бурыч - аларга инструментлар, ярдәм һәм ышаныч бирү. «Халыкара кооперация һәм экспорт» Гомумдәүләт проекты нәкъ менә Башкортстанның һәр эшкуары үзенең чит ил партнерын таба алуына юнәлдерелгән, – дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасының тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас