

Хәйбулла районында юл-транспорт һәлакәтендә 17 яшьлек яшүсмер һәлак булган.
Башкортстанның Хәйбулла районында юл-транспорт һәлакәте булган. Нәтиҗәдә 17 яшьлек яшүсмер һәлак булган. Бу хакта Башкортстанның Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
Авария кичке сәгать 10 тирәсендә Юлдыбай – Акъяр – Сара автомобиль юлының 57нче километрында булган. Элегрәк транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән 20 яшьлек «Лада Приора» автомобиле йөртүчесе узып киткән вакытта ян-яктагы араны исәпкә алмаган һәм 37 яшьлек ир-ат идарә иткән «КамАЗ» йөк автомобиле белән капма-каршы түгел, ә ян-яклап бәрелешкән.
Бәрелешүдән соң җиңел автомобиль юл читендәге чокырга төшеп, әйләнеп капланган.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә «Лада» пассажиры булган 17 яшьлек яшүсмер алган җәрәхәтләрдән вакыйга урынында ук һәлак булган. Җиңел автомобиль йөртүчесе, 18 һәм 19 яшьлек ике пассажир төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән дәваханәгә озатылган.
Хокук саклау органнары һәм махсус хезмәтләр эшен координацияләү өчен вакыйга урынына Хәйбулла районы прокуроры Алмаз Хәбиров килгән.
Прокуратура һәлакәтнең барлык шартларын һәм сәбәпләрен ачыклауны, шулай ук әлеге факт буенча процессуаль карар кабул ителүен контрольдә тота.