+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
14 Сентября , 14:23

4 яшьлек бала икенче каттан егылып төшкән...

Ул исәнме?

4 яшьлек бала икенче каттан егылып төшкән...4 яшьлек бала икенче каттан егылып төшкән...
4 яшьлек бала икенче каттан егылып төшкән...

Башкортстанда дүрт яшьлек бала москит челтәренә таянып, тәрәзәдән егылып төшкән. Әлеге очрак турында социаль челтәрләрдәге язылучыларына Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итте.

Вакыйга 11 сентябрьдә Стәрлетамак районында булган. Бала икенче каттагы фатир тәрәзәсеннән егылып төшеп, җәрәхәтләр алган. Башта аны Стәрлетамакның 1нче шәһәр клиник дәваханәсенә китергәннәр, ә аннары санавиация вертолеты белән Уфадагы Республика балалар клиник дәваханәсенә күчергәннәр.

Министр хәбәр иткәнчә, хәзер зыян күргән баланың хәле тотрыклы. Ул хастаханәнең нейрохирургия бүлегендә кирәкле дәвалау уза.

Фото: Электрогазета

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас