+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
14 Сентября , 16:05

"Башкорт хуҗабикәсе" нәрсә белән авыра?

Аның сәламәтлеге яхшылардан түгел. 

"Башкорт хуҗабикәсе" нәрсә белән авыра?"Башкорт хуҗабикәсе" нәрсә белән авыра?
"Башкорт хуҗабикәсе" нәрсә белән авыра?

Интернетта «Башкорт хуҗабикәсе» («башкирская домохозяйка») псевдонимы белән танылган блогер Миләүшә Шәйхлисламова пластик операциянең йогынтысы нәтиҗәсендә барлыкка килгән ян-тәэсирләр турында сөйләде.

Исегезгә төшерәбез, ул 55 килограммга ябыкканнан соң битенә тарттыру операциясе ясаткан.

— Шулай да, ян-тәэсирләре бар икән. Киң итеп елмайганда, тире бик нык тартылып китә. Әйткәндәй, кайбер кешеләрдә битнең оюы бетми. Миндә, Аллаһка шөкер, ул узды. Ләкин күңелемнән чыкканчы рәхәтләнеп көлә алмыйм, — дип сөйләде ул һәм тернәкләнү чорының бер елга кадәр дәвам итүен билгеләп үтте.

Миләүшә операциягә бер дә үкенмәвен әйтте. Ул пластик операциягә кадәр һәм аннан соңгы фотосын да күрсәтте.

— Карагыз әле — 15–20 елга яшьрәк күренәм. Минем хәтта 20 яшемдә дә битемнең мондый овал формасы юк иде! — дип уртаклашты ул.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас