Башкортстанның атказанган артисты Марат Яруллин социаль челтәрләрдә үзенең кием брендының яңа коллекциясе презентациясен уздыруы турында хәбәр итте. «Без моны эшләдек!» – дип язган ул.
Яңа коллекциядә футболкалар һәм толстовкалар тәкъдим ителде. Аларның кайберләренә артистның сурәте, исеме, шулай ук провокацион язулар: ABUSER, HATERS=FANS, Hate me төшерелгән.
Чарага килгән кунаклар үзләренә ошаган киемнәрне сайлады, ә Марат җырлады һәм теләгән һәркем белән ихлас күңелдән фотога төште.
– Мин бик бәхетле. Бу – истәлекле көн, – дип җыелган кунаклар алдында әйтте җырчы. – Бүген минем иң тугры тыңлаучыларым килүенә шатмын.
Артистның җанатарлары һәм иҗатын яратучылар пост астындагы комментарийларда аңа рәхмәтләрен белдерделәр.
«Искиткеч чара өчен зур рәхмәт! Яңа, бик шәп коллекция презентациясендә булу һәм яраткан әйберемне сатып алу бик күңелле булды. Бу көн үзенә аерым җылы атмосфера һәм онытып булмаслык хис-кичерешләр белән тулы иде, бик күп шатлык һәм тәэсирләр бүләк итте. Молодец! Марат Яруллин, син супер! Һәрвакыт иң яхшысын эшлисең», – дип язалар алар.
Фото: Электрогазета