

Башкортстан Сәүдә ассоциациясе вәкиле Тимур Нигъмәтуллин хәбәр иткәнчә, акциягә меңнән артык сәүдә һәм хезмәт күрсәтү ноктасы, шулай ук 600дән артык эшкуар кушылган.
Партнерлар арасында азык-төлек кибетләре, кафе һәм рестораннар, балалар үзәкләре, фитнес-клублар, автосалоннар һәм чәчтарашханәләр бар.
Ташламаларның күләме 50 процентка кадәр җитә. Акция партнерларының тулы исемлеге һәм шартлары рахмат2026.РФ сайтында урнаштырылган.
Акциядә кулланыла торган купонга сайтка күчү мөмкинлеге бирүче QR-код урнаштырылган. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, купонны куллану өчен аерым теркәлү таләп ителми.
«Бәйрәм» кибетләре челтәре вәкиле Эльвира Вәлиева акция шартларын кулланганда килеп чыгарга мөмкин булган сорауларны тыныч һәм бер-береңә хөрмәт белән хәл итәргә чакырды.
Оештыручылар хәбәр иткәнчә, якын арада рахмат2026.РФ сайтында кире элемтә формасы да барлыкка киләчәк.