

18–20 сентябрьдә Башкортстанда традицион «Рәхмәт» акциясе узачак. Быел ул тулысынча ташламалы форматта үтәчәк.
Бүген республиканың матбугат үзәгендә узган конференциядә «Алга-Патриот» спорт-патриотик үзәге директоры Ринат Хәбиров акция турында җентекләп сөйләде.
– «Рәхмәт» акциясе 2026 елда – ташламалы акция, партнерларыбыздан ташламалар алу мөмкинлеге ул. Бу инде ике меңенче елларда ук башланган күпьеллык тарих. Безнең өчен бу иҗтимагый башлангычны оештыру бик мөһим, чөнки ул кешеләр өчен эшләнә. Халык мондый акциядә актив катнаша. Элек бу беләзекләр иде, хәзер – менә шундый ике яклы купон. Ул республиканың бөтен территориясендә меңнән артык партнердан ташламалар алырга мөмкинлек бирә. Барлык муниципалитетлар да кушылды. Бу – 54 район һәм 9 шәһәр округы, – диде Ринат Хәбиров.
Ташламалар 50 процентка кадәр җитә. «Рәхмәт-2026» сайтына кереп, кайсы урында нинди ташламалар бирелгәнен карарга була. Кайбер партнерлар ташламаларны ел ахырына кадәр тәкъдим итәчәк. Быел зур бүләкләр уйнату булмаячак.
– Акцияне оештыруда ярдәм иткән волонтерларга рәхмәт җиткерәсем килә. Алар һәркемгә шушы купоннарны тарата, сайтка кереп карарга ярдәм итә, – диде акция оештыручысы.
Купоннарның саны буенча борчылырга кирәкми. Алар җитәрлек күләмдә әзерләнгән. Барлыгы 3 миллионнан күбрәк купон бастырылган. Купоннар 18, 19 һәм 20 сентябрьдә волонтерлар тарафыннан таратылачак. Оештыручылар мәгълүматларына караганда, акциягә республиканың 54 районы һәм 9 шәһәр округы территориясендәге меңнән артык партнер кушылган.
Купонны теркәү таләп ителми. Анда урнаштырылган QR-код аша акция сайтындагы партнерлар һәм ташламалар турында мәгълүмат белән танышырга мөмкин. Купон 18–20 сентябрьдә гамәлдә булачак.