

Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясенең «Кайнар линия»се эшли.
Сайлауларга бәйле мәсьәләләр буенча консультацияләр һәм аңлатмаларны Үзәк сайлау комиссиясенең «Кайнар линия» телефоны аша алырга мөмкин: 8 800 347 54 54. Сорауларга Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясенең хәлиткеч тавыш хокукына ия әгъзалары һәм комиссия аппараты хезмәткәрләре җавап бирә.
Төбәктәге барлык сайлау участоклары үз вакытында ачылды һәм эшләрен башлады, дип билгеләп үтте брифингта Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Азат Галимханов.
Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясендә хәбәр итүләренчә, республика территориясендә Дәүләт Думасы депутатларын сайлаудан тыш, 28нче сайлау округы буенча Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатын өстәмә сайлау, урындагы үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлау буенча 36 кампания, шул исәптән Уфа шәһәре шәһәр округы Советы депутатларын, Авыргазы һәм Белорет районнарындагы ике авыл җирлеге Советы депутатларын төп сайлау, шулай ук вәкиллекле органнар депутатларын өстәмә сайлау кампанияләре уза.
Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда 10 сәяси партия катнаша, төбәк төркемнәрендә 65 кандидат тәкъдим ителгән.
Бер мандатлы алты округ буенча 43 кандидат теркәлгән. Бер депутат мандатына алтыдан сигезгә кадәр кандидат дәгъва итә.
28нче Кызыл сайлау округы буенча республика парламенты депутатын өстәмә сайлауда биш кандидат теркәлгән. Өч кандидат сәяси партияләрдән тәкъдим ителгән, икесе сайлауда үз-үзләрен тәкъдим итү тәртибендә катнаша. Бу хакта Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе брифингында хәбәр иттеләр.
Уфа шәһәре шәһәр округы Советы депутатларын сайлауда бердәм шәһәр сайлау исемлегенә биш сайлау берләшмәсеннән 128 кандидат кертелгән.
Бер мандатлы 18 округта 87 кандидат теркәлгән. Бер депутат мандатына дүрттән җидегә кадәр кандидат дәгъва итә.
3250 участок сайлау комиссиясе җирле вакыт белән 8:00дән 20:00гә кадәр эшләячәк. 1 июльдәге мәгълүматлар буенча, Башкортстанда сайлаучылар саны 2 955 278 кеше тәшкил итә. Бу сан элеккеге рәсми мәгълүмат белән дә туры килә.
Теге яки бу сәбәпләр аркасында өйдән чыгу мөмкинлеге булмаган гражданнар өчен өйдә тавыш бирү каралган. Өйдә тавыш бирүне оештыруны сорап мөрәҗәгатьләр, шул исәптән телефон аша да, участок сайлау комиссияләре тарафыннан 20 сентябрьдә тавыш бирүнең соңгы көнендә 14:00гә кадәр кабул ителә. Комиссиягә тавыш бирүдә катнашучы үзе дә, аның исеменнән башка кеше дә: туганы, волонтеры яки социаль хезмәт вәкиле мөрәҗәгать итә ала.