+17 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
18 Сентября , 05:59

"Сайлау кампаниясенә әзерлек тыныч узды"

Республиканың матбугат үзәгендә 2026 елда Русия Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларын һәм башка сайлау кампанияләрен уздыру чорында иҗтимагый штаб кысаларында сәясәт белгечләре һәм экспертлар эше турында иҗтимагый штаб эксперты, политолог, этнологик тикшеренүләр институтының әйдәп баручы белгече Сергей Семенов һәм тарих фәннәре кандидаты, Башкортстан Башлыгы каршындагы БАГСУ дәүләт һәм муниципаль идарә кафедрасы доценты Илфат Сәмсетдинов сөйләде.

"Сайлау кампаниясенә әзерлек тыныч узды""Сайлау кампаниясенә әзерлек тыныч узды"
"Сайлау кампаниясенә әзерлек тыныч узды"

- Агитация тыныч үтте. Гомумән, халыкка кирәкле мәгълүмат алырга мөмкинлек булды.

Күзәтүчеләр турында аерым әйтәсем килә. Билгеле булуынча, сайлаулар 3 көн үтәчәк. Бюллетеньнәргә алар аеруча зур игътибар бирә. Алар махсус укулар үтте. Сайлауларда булырга мөмкин һәр проблеманы хәл итә алалар, - диде Сергей Семенов.

Сәясәтче билгеләвенчә, бүген безнең илгә зур басым ясала. Русия дөньяда үз урынын алды. Шундый шартларга яраклашып, безнең ил үсешен дәвам итә. Бу, әлбәттә, хокукның үзгәрүен дә таләп итә. Яңа чакырылыш депутатлары безнең илгә йогынты ясаган дөньядагы үгәрешләргә, илдәге үзгәрешләргә җавап бирерлек булырга тиеш. 9 чакырылыш депутатлары - тарихи вакыйгаларга кирәкле законнар кабул итәргә тиеш булачагын белдерде ул

- Республикада мондый форматта сайлаулар үткәрү традициягә әверелде. Безнең республика һәрвакыт үзенең активлыгы белән аерылып тора. Бүген дә халык активлык күрәстер дип уйлыйм. Традициягә килгәндә: төрле проектларны әйәсем килә. Шулай ук бездәге матур "Рәхмәт" традициясен күпләр белә.

Моңа кадәр булган депутатларның эшчәнлеген уңай яктан бәяләргә кирәк. Алар СВОга кагылышлы, медицина, мәгариф, ясалма интеллектка бәйле бик күп законнар кабул итте. Шуны билгелисем килә, 8 чакырылыш депутатларына тарихты булган иң күп закон проектлары кабул ителде, - Илфат Самсетдинов.

Сәясәтчеләр ясалма интеллект турында да үз фикерләрен белдерде.

- Ясалма интеллектны сайлауларда тулысынча тыю белән тулысынча килешмим. Әгәр дә ул аларга программалар әзерләргә һәм башка шундый максатта куллана икән - бу кирәк. Әгәр дә мәсәлән, булмаган кешеләр алар өчен тавыш бирә икән - реаль булмаганны реальгә тиңләштерү - дөрес түгел. Гомумән, ясалма интеллектны тыю мөмкин түгел, ул бит инде яшәешебезгә килеп керде. аны дөрес итеп куллану - аның эшенең төп максаты булырга тиеш, диде бу җәһәттән Сергей Семенов.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас