+17 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
18 Сентября , 07:08

Сайлауларга кагылышлы сораулар бармы?

«Кайнар линия» аша кирәкле мәгълүматны алырга мөмкин.

Сайлауларга кагылышлы сораулар бармы?Сайлауларга кагылышлы сораулар бармы?
Сайлауларга кагылышлы сораулар бармы?

Башкортстан белән идарә итү үзәгеннән Алия Каюмова халыктан килгән мөрәҗәгатьләр белән эшләү турында сөйләде. Алар социаль челтәрләр, киңкүләм мәгълүмат чаралары һәм кире элемтә платформалары аша кабул ителә.

– Республика белән идарә итү үзәге командасы министрлыклар һәм муниципалитетлар белән бергә эшли. Хәзерге вакытта сайлаулар темасына бәйле мөрәҗәгатьләр килмәде, әмма операторлар халык сорауларына теләсә кайсы вакытта җавап бирергә әзер, – диде Алия Рамил кызы.

17–18 сентябрьдәге бер тәүлек эчендә алынган мәгълүматларга караганда, юллар, торак-коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү мәсьәләләре, шулай ук сәламәтлек саклау һәм җәмәгать транспорты буенча мөрәҗәгатьләр күпләп килгән. Моннан тыш, өстенлекле темалар арасында мәгариф, калдыклар белән эш итү, социаль хезмәт күрсәтү, энергетика һәм хәвефсезлек бар.

Тавыш бирүгә бәйле сораулар буенча сайлау комиссиясенең «Кайнар линия»се эшли: 8-800-347-54-54.
Калган темалар буенча халык 218-19-19 телефоны аша Республика белән идарә итү үзәгенә мөрәҗәгать итә ала.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас