+13 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
18 Сентября , 03:15

Уфада сайлаулар буенча Иҗтимагый матбугат үзәге ачылды

«Торатау» конгресс-холлында Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларны, шулай ук Бердәм тавыш бирү көнендә узучы башка сайлау кампанияләрен яктырту өчен билгеләнгән Иҗтимагый матбугат үзәге ачылды.

Уфада сайлаулар буенча Иҗтимагый матбугат үзәге ачылдыУфада сайлаулар буенча Иҗтимагый матбугат үзәге ачылды
Уфада сайлаулар буенча Иҗтимагый матбугат үзәге ачылды

Башкортстан Журналистлар берлеге башлыгы Вәдүт Исхаков ассызыклаганча, матбугат вәкилләре һәм блогерлар өчен эшләүгә кирәкле шартлар тудырылган. Быел үзәктә эшләү өчен 30дан артык кеше аккредитация алган.

Иҗтимагый матбугат үзәгенә Башкортстанда тавыш бирү барышы турында мәгълүмат киләчәк. Журналистлар белән очрашулар вакытында сорауларга Үзәк сайлау комиссиясе, Иҗтимагый палата әгъзалары, политологлар, республика белән идарә итү үзәге хезмәткәрләре һәм башка экспертлар җавап бирәчәк.

– Безнең һәр ел шушы форматта очрашу традициягә әверелде. Журналистлар бу чарада ел саен катнаша. Быел да эшебезне дәвам итәбез, – диде Вәдүт Исхаков.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас