

Тоткарланучылар сүзләренчә, табында кәефләнеп алгач, алар төнлә Уфага барып кайтырга булган. Ишек алдында бикләнмәгән машина күргәч, руль артына утырып, алып киткәннәр. Юлда номерларын да салдырганнар.
Кайтыр юлда бу дуслар автомобильне урманга алып кереп яшергән, салоннан музыка системасын, совбуферны һәм машинаның аккумуляторын алганнар.
Машинаны махсус стоянкага урнаштырганнар. Тикшерү эше башланган. Шикләнелүчеләр яшәгән урыннарыннан чыкмау турында документка кул куйган.
30 яшьлек байкер республиканың Ырынбур трактында һәлакәткә тарыган. Беренчел мәгълүматлар буенча “Хонда” мотоциклы “Тойота Королла” белән бәрелешкән.
Байкер алган җәрәхәтләрдән авария урынында үлгән. Аның 30 яшьлек пассажиры дәвханәгә озатылган.
Уфа – Иглин – Красная Горка трассасының 9нчы чакрымында 67 яшьлек “Волгабус” автобусы йөртүчесе (пассажирлары булмаган) көйләнмәгән җәяүлеләр кичүеннән юлны кичкән 1980 елгы хатын-кызны бәрдергән. Алган җәрәхәтләрдән ул ашыгыч ярдәм килгәнче вакыйга урынында үлгән.
Стәрлетамак – Салават автомобиль юлының 6нчы чакрымында 63 яшьлек “Лада Гранта” водителе бәрәңге төялгән прицеп таккан мотоблок белән бәрелешкән. Көчле бәрелү нәтиҗәсендә 55 яшьлек мотоблок йөртүчесе алган җәрәхәтләрдән медиклар килгәнче һәлакәт урынында үлгән. Аның 48 яшьлек пассажиры җәрәхәтләр белән Стәрлетамак дәваханәсенә китерелгән.
Игътибар!
Дәүләт автоинспекциясе яңгырлы һава шартларында хәрәкәт иткәндә хәвефсезлек чаралары турында искә төшерә:
* Яңгырда күрү сәләте начарлана, бу юл-транспорт һәлакәте, шул исәптән җәяүлеләрне бәрдерү куркынычын арттыра. Сак булыгыз!
* Водительләргә якынга яктыртучы фаралар яктысын кулланырга, тизлекне киметергә һәм алдагы автомобильгә кадәр 15 метр чамасы ара сакларга киңәш ителә.
* Җәяүлеләр юлны транспорт тулысынча туктаганнан соң гына кичсен, шулай ук киемнәрендә яктылыкны кире кайтара торган элементлар булсын!
Резида ВӘЛИТОВА.