

Студентлар үзидарәсе, волонтерлык һәм иҗтимагый башлангычлар, шулай ук мәгариф учреждениеләрендә тавыш бирүне оештыру ничек оештырылган? Бу сорауларга Башкортстанның Дәүләт комитетының фән һәм югары белем бирү буенча беренче урынбасары Азат Фәттахов һәм Башкортстанның Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары, Русия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Иҗтимагый штаб җитәкчесе урынбасары Рамил Рәхимов җавап бирде.
- 17 университетта сайлау участоклары урнашкан. Студентларның сайлауларда катнашуы елдан-ел активлаша. Әлбәттә, бу аларга шартлар тудыруга да бәйли. Бүген бик күп уку йортларында студентларны беренче дәресләрдән азат иттеләр.
Югары уку йортларында участоклар ачу - матур күренеш. Уку йортлары шул рәвешле сәяси тәрбия бирә. Бүгенге яшьләр күбрәк социаль челтәрләрдә аралаша. Ә анда әлеге чара турында мәгълүмат күп булды. Бу да, әләбәттә, аларның активлыгына йогынты ясый, - диде Азат Фәттахов.
- Безнең яшьләр иҗтимагый эштә бик актив. Алар күп акцияләрдә катнаша, балалар белән бик яхшы эшли. Боларның барысы да җәмгыятебезнең үсешенә йогынты ясый. Югары уку йортлары аерым бер һөнәр генә биреп калмый, без студентларны уйларга, фикерләргә өйрәтәбез. Без ниндидер бер һөнәрнең нигезен бирәбез. Арытаба студент үзе фикерләп, эшләргә тиеш. Югары уку йорты производстводагы инженер әзерләми, без гражданлык бурычларын аңлаган инженер әзерлибез. Һәм сайлауларда катнашу шуның бер өлеше булып тора, - диде Рамил Рәхимов.