

Сайлаулар барышы турындагы мәгълүматны Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Азат Галимханов брифингта тәкъдим итте. Ике көн эчендә сайлауларда үз тавышларын сайлаучыларның 54,6 проценты биргән. Тавыш бирү штат режимында уза.
Башкортстан кешеләре үз тавышын 3250 сайлау участкасында бирә ала, аларның 42се гражданнарның вакытлыча булу урыннарында.
– Бүген тавыш бирүнең соңгы көне. Башлангыч ике көне тыныч, оешкан үтте. Хәтерегезгә төшерәбез, бүген 14 сәгатькә кадәр үз сайлау участкасына килә алмаган кешеләр – өлкәннәр, инвалидлар – шылтыратып, комиссия әгъзәләрен чакырта ала, - дине ул
Азат Галимханов белдерүенчә, республикада сайлау дөрес үтсен өчен 15800 күзәтүче эшли, аларның тугыз меңе сәяси партияләрдән, 370е кандидатлардан. 18 сентябрьдән Башкортстанда халыкара күзәтүчеләр дә эшли, алар Гермаия, Төркия, Бразилия, Индонезия һәм Мадагаскардан килгән.
- Бүген сайлаулар шулай ук штат режимында узар дип ышанам. Әлегә тавыш бирмәгәннәрне моны эшләргә чакырам, - дип ассызыклады Азат Галимханов.
Башкортстанның үзәк сайлау комиссиясендә "кайнар линия" телефоны эшләвен дәвам итә. Аның аша сайлау кампаниясен оештыру буенча аңлатма алырга була. Номеры: 88003475454.
Фото: Динар КӘЛИМУЛЛИН