

- Без бүген сайлаучылар арасында данлыклы Свердлов исемендәге колхоз ветераннарын күреп сокланабыз, - ди бу хакта Карача-Елга авылы хакимияте башлыгы Марс Тимерханов. - Рафика апа Арсланова тугыз дистәсен вакласа да, беренчеләрдән булып, үзе килеп, безне илһамландырып китте. Апа-абыйларыбыз киңәшләре белән безгә бик кадерле. Барысына да бик зур рәхмәт.
Авылда бик хөрмәтле гаилә - Зөләйха Афзал кызы һәм Әзфар Хаҗи улы Әхмәтшиннар сайлауга парлап килгән. Хатыны - укытучы, ире - агроном, шушы җиргә гомер буена хезмәт иткән алар.
- Без - кырык беренче ел балалары, - ди Әзфар абый. - Илнең тотрыклы булуы - безнең канда. Шуңа да бүген дөреслекне сайладык. Яңа сайланган депутатлар халыкка армый-талмый хезмәт итсен иде.
Фото: Резеда Муртазина.