+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
20 Сентября , 19:31

Башкортстанда сайлаулар буенча экзитпол нәтиҗәләре игълан ителде

Башкортстанда сайлаулар буенча экзитпол нәтиҗәләре игълан ителдеБашкортстанда сайлаулар буенча экзитпол нәтиҗәләре игълан ителде
Башкортстанда сайлаулар буенча экзитпол нәтиҗәләре игълан ителде

Башкортстанда 18–20 сентябрьдә Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда сайлаучылардан аноним сораштыру үткәрелгән. Бу хакта Башкортстан Мәдәният министрлыгының Гуманитар тикшеренүләр үзәге директоры Марат Марданов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, экзитпол республикадагы барлык сайлау округларын колачлаган 481 сайлау участогында — барлык участокларның 15 процентында үткәрелгән. Барлыгы 150 мең кеше сораштырылган.

Сораштыру мәгълүматлары буенча, респондентларның 62 проценты «Бердәм Русия» өчен тавыш бирүен белдергән, КПРФ — 9,6 процент, ЛДПР — 8,7 процент, «Справедливая Россия» — 7,8 процент, «Новые люди» — 8 процент.

Сораштыру белән барлык респондентларның 65–75 проценты колачланган. 35 проценты җавап бирүдән баш тарткан. Тикшеренүнең статистик хатасы — 3 процент.

Экзитпол нәтиҗәләре рәсми сайлау нәтиҗәләре булып саналмый.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас