

Башкортстанда Стерлетамак шәһәрендәге «Солнечный» сәүдә-сервис комплексында көчле янгында һәлак булучылар саны дүрткә җиткән. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе хәбәр итә.
Янгын бүген, 22 сентябрьдә, Коммунистическая урамындагы 70нче йортта урнашкан дүрт катлы бинада булган. Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, янгын бинаның икенче катында башланган. Урынга 47 коткаручы һәм 16 махсус техника җәлеп ителгән.
Куркыныч зонадан 17 кеше, шул исәптән бер бала, эвакуацияләнгән. Ачык ялкын 2100 квадрат метр мәйданда сүндерелгән. Барлыгы янгында сигез кеше зыян күргән. Аларның дүртесе һәлак булган, тагын дүртесе дәваханәгә озатылган.
Республика сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр иткәнчә, Стерлетамакның 1нче шәһәр клиник дәваханәсендә өч хатын-кыз һәм бер яшүсмер дәвалана. Пациентларның берсе авыр хәлдә реанимациядә. Калганнарының хәле уртача авырлыкта. Алар арасында өченче каттан сикереп төшкән 27 яшьлек кыз һәм 16 яшьлек кыз да бар.
Янгын урынына Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе җитәкчесе Владимир Горин юл тоткан.
Фото: МЧС