+13 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
22 Сентября , 04:36

Башкортстан: атна яңалыклары

Халыкара хезмәттәшлек, парламент утырышы, сайлаулар... Узган җиде көн төбәк тормышында нинди мөһим вакыйгалар белән истә калды?

Йәмән Республикасы һәм Согуд Гарәбстаны Корольлеге вәкилләре белән сөйләшүләр ничек үтте? Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай нинди күрсәткеч буенча танылды? Топорниннар утарын төзекләндерү ничек бара? Узган атнаның шушы һәм башка мөһим вакыйгалары хакында түбәндәге язмада.

Халыкара хезмәттәшлек

14 сентябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Йәмән Республикасының Русиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Әхмәд Сәлем Әл-Вахейши белән очрашты, ул төбәккә эш сәфәре белән килде. Көн тәртибендә – хезмәттәшлекне ныгыту һәм аның яңа юнәлешләрен үстерү мәсьәләләре.

Төбәк җитәкчесе билгеләвенчә, ике елдан Русия белән Йәмән мөнәсәбәтләре урнашуга 100 ел тулачак. Йәмән Советлар Союзы белән дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштырган тәүге гарәп дәүләтләренең берсе була.

Илче төбәк белән хезмәттәшлекне үстерү турында булачак килешүне әзерләү, шулай ук Башкортстан һәм Йәмәнгә тугандаш төбәкләр статусын бирү башлангычы белән чыкты.
Башкортстан Башлыгы тәкъдимнәрне хуплады һәм Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министрлыгына бу мәсьәләне карарга кушты.

15 сентябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Согуд Гарәбстаны Корольлеге делегациясе белән очрашты. Делегацияне Согуд Гарәбстаны Короле сарае киңәшчесе Таха Салех Әхмәд Мөхәммәд җитәкләде. Очрашуда хезмәттәшлекне ныгыту мәсьәләләре һәм яңа юнәлешләр буенча берлектәге проектлар турында фикер алыштылар.

– Очрашуның Русия һәм Согуд Гарәбстаны арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуга 100 ел тулу елында узуы символик мәгънәгә ия. Тарихи яктан безне Совет Русиясенең гарәп илләрендәге беренче Тулы вәкаләтле вәкиле, Башкортстанда туган, хәзерге вакытта идарә итүче династиягә нигез салучының шәхси дусты булган Кәрим Хәкимов исеме бәйли, – диде Радий Хәбиров. – Сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләр, товар әйләнеше үсә, Башкортстан компанияләре Согуд Гарәбстаны партнерлары белән уртак проектларны гамәлгә ашыру өстендә актив эшли.

Очрашу ахырында Согуд Гарәбстаны делегациясе Башкортстан вәкилләрен кунакка чакырды. Радий Хәбиров исә Уфада Кәрим Хәкимовка багышланган музей экспозициясе һәм һәйкәл булдырылачагы хакында хәбәр итте. Ул Согуд Гарәбстаны вәкилләрен һәйкәлне ачу тантанасына чакырды.

“Төзелеш сәгате”

14 сентябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров чираттагы “Төзелеш сәгате” киңәшмәсен үткәрде.
Анда Уфада һәм Нефтекамада дәүләт-шәхси партнерлык шартларында төзелүче мәктәпләрнең әзерлеген тикшерделәр.

“Уңай үзгәрешләр үзебездән башлана”

15 сентябрьдә Республика Башлыгы Радий Хәбиров БСТ телеканалындагы “Башкортстан шәһәрләрен һәм авылларын яңарту” программасының махсус чыгарылышы өчен интервью бирде. Төбәк җитәкчесе проект авторы, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Шамил Вәлиевның парклар һәм скверларны төзекләндерү, халык өчен яңа мәйданчыклар булдыру һәм Башкортстан торак пунктларының йөзе ничек үзгәрүе турындагы сорауларына җавап бирде.

Шул ук көнне Радий Хәбиров Уфаның Ленин исемендәге паркында реконструкция барышы белән танышты. Паркны яңарту 2025 елның маенда башланды. Подрядчы оешма вәкилләре хәбәр итүенчә, төп эшләр тәмамланып килә. Радий Хәбиров паркның Республика көненә ачылачагын әйтте.

“Башкортстан геройлары”

15 сентябрьдә Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Башкортстан геройлары” кадрлар проекты буенча укуларын тәмамлаучыларга дипломнар тапшырды.
Мәгълүм булуынча, әлеге программа Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән гамәлгә ашырылган “Геройлар вакыты” федераль проектының дәвамы булып тора.
Радий Хәбиров проектның хәрбиләр арасында зур кызыксыну уятуын билгеләп үтте. 40тан артык Русия төбәгеннән 2 меңгә якын гариза килгән, финалга 70 кеше чыккан, шуларның 64е диплом алды.

– 23 кеше – курсны тәмамлаучыларның өчтән бере – инде власть, урындагы үзидарә органнарында һәм республика оешмаларында эшли, – диде төбәк җитәкчесе.

Яңа җитәкче

16 сентябрьдә республика җитәкчелегенә Федераль иминлек хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсенең яңа башлыгы – генерал-майор Роман Плотников тәкъдим ителде. Тиешле указга Русия Президенты Владимир Путин кул куйды.

Радий Хәбиров Роман Плотниковны бу вазыйфага тәгаенләнүе белән котлады һәм Башкортстанда Федераль иминлек хезмәтенең территориаль идарәсе белән хәвефсезлекне тәэмин итү мәсьәләләре буенча нәтиҗәле хезмәттәшлек булдырылганлыгын билгеләде.

Хыяллар тормышка аша

16 сентябрьдә Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Күмертаудан озын көй жанрында башкорт җырларын яшь башкаручы Әнвәр Вахитов белән очрашты. Төбәк җитәкчесе яшүсмерне быел июньдә III Бөтенрусия балалар Фольклориадасында катнашучылар белән аралашканда кунакка чакырган иде.

Шул ук көнне “Башкортостан” дәүләт концертлар залында “Балачакны кайтару” округ фестивален ачу тантанасы булды. Уфага Идел буе федераль округы төбәкләреннән 300дән артык талантлы бала һәм яшүсмер – конкурсның төбәк этапларында җиңүчеләр килде.

Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров республикада уздырылган вакытның балалар өчен файдалы булачагына ышаныч белдерде.

Сәламәтлек саклау

16 сентябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Республика балалар клиник дәваханәсендә булды.
Төбәк җитәкчесе медицина учреждениесенең мөмкинлекләре белән танышты, аерым алганда, ашыгыч планлы-консультатив медицина ярдәме һәм эндокринология бүлекләрен карады.

Дәүләт җыелышы – иң актив төбәк парламенты

VIII чакырылыш Дәүләт думасындагы эш нәтиҗәләре буенча Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай Русиянең иң актив төбәк парламенты булып танылды. Мондый мәгълүматларны “Ведомости” гәзите ил төбәкләре башлангычларын закон чыгару эшчәнлеген тәэмин итү системасы мәгълүматларына нигезләнгән анализында китерә.

2021 елның октябреннән Башкортстан парламентарийлары Дәүләт думасына 55 закон проекты керткән. Бу – Русия төбәкләре парламентлары арасында иң югары күрсәткеч. Башкортстан Брянск өлкәсеннән – 14, Санкт-Петербургтан 16 башлангычка алда бара. Лидерлык республика депутатларының төбәк көн тәртибе белән генә чикләнмәвен һәм федераль законнар үсешендә эзлекле рәвештә катнашуын күрсәтә.

Тагын 12 башлангыч алдагы чакырылышлардан карауга күчкән. Статистикада барлыгы 67 закон проекты исәпкә алынган: алтысы кабул ителгән, сигезе карауда, 43е кире кагылган, тагын алтысы инициаторлар тарафыннан кире алынган.

Дәүләт җыелышы-Корылтайның активлыгы тәкъдимнәрне әзерләүгә ышанычны һәм республиканың федераль власть органнары белән эчтәлекле диалог алып бару сәләтен чагылдыра. Башкортстан төбәк тәҗрибәсе анык закон карарларына күчерелүче мәйданчык булып тора. Мондый хәл тотрыклы эш элемтәләре, көчле юридик экспертиза һәм депутатларның бөтен ил өчен әһәмиятле башлангыч өчен җаваплылык алырга әзерлеге исәбенә формалаша.

“Минченко консалтинг” башлыгы Евгений Минченко Башкортстан лидерлыгын шул исәптән 2009-16 елларда Русия Президентының Эчке сәясәт идарәсе башлыгы урынбасары булып эшләгән Радий Хәбиров тәҗрибәсе белән бәйли. Аның сүзләренчә, төбәк парламентлары, кагыйдә буларак, федераль үзәк белән килештерелгән башлангычларны алга сөрә, аларны гамәлгә ашыру субъектларга тапшырыла. Башкортстан Башлыгы тәҗрибәсе республикага федераль көн тәртибен төгәл исәпкә алырга һәм закон чыгару тәкъдимнәрен әзерләгәндә эш координациясен төзергә ярдәм итә.

Дәүләт җыелышы-Корылтайның беренче урын алуы киләчәктә федераль дәрәҗәдә республика экспертизасын алга этәрү өчен нигез булып тора. Киләсе бурыч – эшнең югары тизлеген саклап калу, хокукый әзерлекнең сыйфатын күтәрү һәм Дәүләт думасы тарафыннан хупланылучы башлангычлар өлешен киңәйтү. Бу Башкортстанда тупланган тәҗрибәне илнең башка төбәкләренә дә таратырга мөмкинлек бирәчәк.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 2020-22 елларда күп кенә төбәк хокукый актларының пандемиягә каршы көрәшкә һәм икътисадка ярдәм итүгә юнәлтелүен берничә тапкыр билгеләп үтте. 2024-26 елларда төп юнәлеш махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм чараларына күчте.

– Дәүләт җыелышы-Корылтайның алдынгы урынны яулавы бик куанычлы. Без 67 закон проекты керттек, бездән соңгы субъектныкы 14кә азрак. Монда республика Башлыгының федераль үзәк белән көчле позициясен, җитди тәҗрибәсен, белемен билгеләп үтәргә кирәк, икенчедән, бу безнең көчле законнар чыгару мәктәбе булу белән аңлатыла. Ил өчен авыр вакытларда – пандемия, СВО чорында без шушы сынауларны үткәрүне җиңеләйтү өчен законнар чыгару эшенә тагын да ныграк тотындык. 2020-22 елларда чыгарылган законнар башка төбәкләр өчен дә үрнәк булды. СВО вакытында яугирләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәмгә кабул ителгән законнар буенча без тагы алдынгы урыннарда. Барлык башлангычларыбыз халыкта да хуплау таба, актив гамәлгә ашырыла, – диде Дәүләт җыелышы-Корылтайның Фән, мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт буенча комитеты рәисе Айбулат Хаҗин.

Судьялар этикасы

17 сентябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров җиденче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтайның 35нче утырышы эшендә катнашты. Анда Башкортстан Югары суды җитәкчелеге һәм судьялары тарафыннан Судьялар этикасы кодексы таләпләрен үтәү мәсьәләләре тикшерелде.

Депутатлар бу мәсьәләне Башкортстан Контроль-исәп палатасының тикшерү материалларына бәйле рәвештә көн тәртибенә кертергә тәкъдим итте, ул республика Югары суды хезмәткәрләре тарафыннан Уфа шәһәре хакимиятенең хезмәт транспортыннан хокуксыз файдалану фактларын ачыклады.

“Балачакны кайтару” фестивале тәмам

Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе залында “Балачакны кайтару” фестиваленең йомгаклау тантанасы үтте. Ул Идел буе федераль округының 14 төбәгеннән килгән ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар оешмаларында тәрбияләнүчеләргә ярдәм итүгә һәм социаль күнектерүгә юнәлтелгән.

Фестиваль ятим балаларга җәмгыятькә җайлашырга, үз мөмкинлекләрен ачарга, башка төбәкләрдән яңа дуслар табарга һәм яңа мохиттә аралашу тәҗрибәсе тупларга ярдәм итә. Проектта катнашучылар өч көн дәвамында спорт һәм иҗади бәйгеләрдә ярышты.

Бүләкләү тантанасын “Бәхет территориясе” хәйрия фондының Попечительлек советы рәисе Каринэ Хәбирова ачты. Шулай ук, чарада Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев, Башкортстан буенча Баш федераль инспектор Александр Окатьев, танылган сәяси һәм иҗтимагый эшлеклеләр катнашты.

Балаларга Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле исеменнән аның урынбасары Олег Машковцев мөрәҗәгать итте: “Без сездә яшүсмерләрне генә түгел, ә идеяләр, талантлар һәм кыю хыялларның бөтен бер тупланмасын күрәбез. Бу фестиваль – сезнең сәхнәгез, сезнең якты чорыгыз. Сез барыгыз да гаҗәеп талант, максатчанлык һәм җиңүгә ихтыяр күрсәттегез. Сезнең һәрберегез үзе белән алып китә торган төп приз – бу яңа тәҗрибә, чыныккан характер һәм кунакчыл Башкортстан җире турындагы җылы хатирәләр.
Барлык җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. “Балачак йолдызлары” конкурсы номинантлары исә гала-концерт программасына чакырылды, алар зур сәхнәдә танылган артистлар белән бергә чыгыш ясады.

“Балачакны кайтару” фестивале күпләр өчен үз көчләренә ышанырга һәм мөстәкыйль тормышка адым ясарга зур мөмкинлекләр ача.

Инвестиция сәгатендә яңа проектлар хупланды

Республика йортында Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров рәислегендә Инвестиция комитеты утырышы булды. Көн тәртибендә авыл хуҗалыгы, мәгариф, сәүдә, спорт һәм туризм өлкәләрен үстерүгә юнәлтелгән яңа проектлар каралды.

Муниципалитет җитәкчеләренең малтабарлар белән эшләүче урынбасарлары (бизнес-шерифлар) эшчәнлеге Бәләбәй районы мисалында каралды. Бүген районда 70 инвестпроект гамәлгә ашырыла, 1,7 меңгә якын эш урыны булдыру планлаштырыла.

– Район күрсәткече яхшы. Бизнес-шериф малтабарлык белән шөгыльләнүчеләр белән бер дулкында булырга тиеш. Эшкуарлар еш кына финанс чикләүләре аркасында киеренкелек кичерә. Без аларның уңышын гына күрәбез, ә чынлыкта бу – зур хезмәт һәм проблемалар. Дәүләтнең бурычы – алар дәүләтне терәк һәм партнёр итеп хис итсен өчен ярдәм системасын кору. Бизнес-шериф – шул теләкләрне һәм тәкъдимнәрне җиткерүче, – диде Андрей Назаров.

Әбҗәлил районында ашлык кабул итү, чистарту һәм киптерү пункты төзү проектын “Красная Башкирия” директоры Раил Фәхрисламов тәкъдим итте. Мәйданчык сайланган, проект документациясе әзер. Проект өстенлекле статус алды, авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһазлары сатып алу чыгымнарның бер өлеше капланачак.

Уфа районының Зубово авылында Балаларның комплекслы үсеш үзәген булдыру турында “Уфакадастр” директоры Дмитрий Игнатьев сөйләде. Яңа бинада спорт һәм иҗат түгәрәкләре эшләячәк. Инвестицияләр – 180 миллион сум, 35 эш урыны булдырылачак. Проектка өстенлекле статус бирелде.

Утырышта шулай ук, Бөрҗән районында “Үзән” турбазасы һәм Авыргазы районының Толбазы авылында сәүдә комплексы төзү проектлары тәкъдим ителде. Алар да өстенлекле статус алды, муниципалитетлар җир участоклары арендасын рәсмиләштерергә ярдәм итәчәк.

Җиде ел нәтиҗәләре нинди?

2019 елдан республикада торак төзелеше күләме бер ярым тапкырга арткан, юлларны яңартуга 263 миллиард сумнан артык акча юнәлтелгән.

Башкортстан Хөкүмәте утырышында 2019-26 елларда торак төзелеше, юл һәм транспорт хуҗалыгы, шулай ук торак-коммуналь инфраструктура өлкәләрендә башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды. Соңгы җиде елда республикада торак төзелеше күләме бер ярым тапкырга арткан. 2024 елда Башкортстан тарихында рекордлы күләмдә – 3 миллион 348 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Ә 2019-26 елларда төбәктә барлыгы 22 миллион квадрат метрга якын торак төзелгән. Нәтиҗәдә, якынча 850 мең гаилә торак шартларын яхшырткан.
Бер кешегә туры килгән торак мәйданы да арткан: 2019 елда 26 квадрат метр булса, хәзер бу күрсәткеч 31 квадрат метрдан артып китә. Республикада территорияләрне комплекслы үстерүгә дә зур игътибар бирелә. Бүген КРТ буенча 49 килешү төзелгән, аларның шәһәр төзелеше потенциалы 4,9 миллион квадрат метрга якын.

Алданган өлешчеләр проблемасы 2023 елда тулысынча хәл ителгән. Нәтиҗәдә, якынча 15 мең гражданның хокуклары тергезелгән. Җиде елда 170 мең квадрат метрдан артык иске торакта яшәүчеләр яңа йортларга күчерелгән.

Юл хуҗалыгына 2019-26 елларда республика Юл фондыннан 263 миллиард сумнан артык акча юнәлтелгән. Бу чорда 10 мең километрдан артык юл һәм 11 мең погон метрдан артык күпер төзелгән яки ремонтланган.

Федераль ярдәм белән Көнчыгыш чыгу юлы, Бөре – Тазтүбә – Сатка юлын реконструкцияләү, Ык елгасы аша күпер төзү кебек эре проектлар тормышка ашырылган. Уфаның “Көньяк капкалары” проекты буенча эшләр дәвам итә.

Җәмәгать транспорты да яңартыла. 2019 елдан республикада 1519 автобус сатып алынган. Шәһәр яны тимер юл маршрутларында 18 заманча поезд йөри. Тимер юл пассажирлары саны бер ярым тапкырга артып, 5,2 миллион кешегә җиткән. 2025 елда Уфа халыкара аэропорты 4,9 миллион пассажирга хезмәт күрсәткән.

Торак-коммуналь хуҗалыкка җиде елда 70 миллиард сумнан артык акча җәлеп ителгән. Коммуналь инфраструктураны яңарту кысаларында су, җылылык белән тәэмин итү һәм су агызу системаларының 85 объекты төзелгән, реконструкцияләнгән яки капиталь ремонтланган.

Шәһәр мохитен төзекләндерүгә дә зур игътибар бирелгән. Федераль программалар кысаларында республикада меңнән артык территория төзекләндерелгән, шул исәптән 1472 ишегалды яңартылган.

Премьер-министр Андрей Назаров башланган инфраструктура проектларын дәвам итү һәм торак төзелеше темпларын саклау бурычы куйды. Ул халыкның тормыш сыйфатын яхшырту өчен тармакларда тотрыклы үсеш темпларын саклау мөһимлеген билгеләп үтте.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН,
Айсылу КАМАЛОВА,
Денис ТАВАЕВ.

Читайте нас