+14 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
23 Сентября , 14:58

"Бу җырны җырлама..."

Русия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, Башкортанның халык артисты Айдар Галимовны җырлауда тыйганнар. Ни өчен?

"Бу җырны җырлама...""Бу җырны җырлама..."
"Бу җырны җырлама..."
Ул нинди популяр җырны җырлауны тыйганнарын сөйләде.

- Бу җырны мин мөмкин булганча чын күңелдән башкардым. Күпләр аны нәкъ менә минем башкаруымда тыңлады. Еш кына аны җырлавымны сорыйлар. Ләкин хәзер мин аны җырламыйм. Кызганычка каршы, шулай килеп чыкты, мин үзем дә моны көтмәгән идем. Аның авторы бервакыт миңа: "Син бу җырны җырлама инде", - дигән иде. Мин аныклап: "Хәзер җырламыйммы, әллә бөтенләй җырламыйммы?" - дип сорадым. Ә ул хуҗаларча бик ышанычлы итеп: «Беркайчан да», - диде.

«Нәрсә булды сиңа бүген?» җыры турында сүз бара. Сүзләре һәм музыка авторы - татар язучысы, драматург һәм автор-башкаручы Зөлфәт Хәким.

Айдар Галимов автор үзе бу җырны бик яхшы башкара, дип өстәде.

Ә мин шуннан бирле бу җырны җырламыйм, дип белдерде.
Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас