+10 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
26 Сентября , 09:57

Рәхмәтуллиннар ничек ял итә?

Ял иткәннәре өчен дә аларны сүгеүчеләр табылган.

Рәхмәтуллиннар ничек ял итә?Рәхмәтуллиннар ничек ял итә?
Рәхмәтуллиннар ничек ял итә?
Популяр җырчы, автор-башкаручы Ринат Рәхмәтуллинның хатыны Динара язылучыларына ничек ял итүе һәм күңел тынычлыгы табуы турында сөйләде. Баксаң, ул мунчада чын ләззәт кичерә икән.

– Мунча — чыннан да, мин тәнем һәм башым белән тулысынча ял итә һәм тынычлана алган сирәк урыннарның берсе, – дип язган кыз.

Социаль челтәрдәге үз сәхифәсендә ул ял итү өчен көнне очраклы рәвештә сайлауларын, ә аның көзге көн белән төн тигезлеге көненә туры килүен хәбәр иткән. Ягъни бу көн эчке яктан чистарыну, яңадан көч туплау һәм ял итү өчен иң кулай вакыт булып чыккан.

Динара мунча комплексында дүрт сәгать үткәргән.

– Һичшиксез, минем яраткан урыннар исемлегенә керәчәк һәм монда әле тагын берничә тапкыр кайтачакмын, – дип уртаклашкан кыз.

Фото: Электрогазета

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас