

Башкортстанда популяр автор-башкаручы Ринат Рәхмәтуллинның тормыш иптәше Динара Рәхмәтуллина яңа файдалы гадәте турында сөйләде. Кыз профессиональ тренер белән бию, пластика һәм йога белән шөгыльләнә башларга булган.
Бүген беренче дәрес узган. Видеода Динара бер-бер артлы төрле күнегүләр ясый. Аның сүзләренчә, инде берничә ел дәвамында тиешенчә хәрәкәтләнмәгән тәне мондый физик активлыкка шактый гаҗәпләнгән.
«Вакыт булганда, даими йөрергә тырышачакмын. Иң мөһиме — бөтен тән эшли, гомумән, барлык мускуллар да хәрәкәттә. Миңа бик ошады», — дип өстәгән ул.
Исегезгә төшерәбез, Ринат һәм Динара Рәхмәтуллиннар быелның март аенда өйләнешкән. Ир белән хатын арасында яшь аермасы 29 яшь тәшкил итә. Икесе өчен дә бу никах икенчесе булган.
Фото: Электрогазета