+10 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
27 Сентября , 10:08

Салкыннар кайчан башланачак?

Башкортстан синоптиклары үз фаразларын белдерде.

Салкыннар кайчан башланачак?Салкыннар кайчан башланачак?
Салкыннар кайчан башланачак?

Якшәмбе, 27 сентябрьдә, Башгидрометеорология үзәге синоптиклары фаразлавынча, республикада көн явым-төшемсез узачак. Җил җиңелчә генә исәчәк. Төнлә һава температурасы +4, +9 градуска кадәр булачак. Әмма кайбер урыннарда һавада һәм туфрак өслегендә -3 градуска кадәр кырау төшүе ихтимал. Көндез һава +16, +21 градуска кадәр җылыначак.

Дүшәмбе, 28 сентябрьдә, дә явым-төшем көтелми. Җил уртача тизлектә исәчәк. Төбәктә төнге уртача температура +2, +7 градус тәшкил итәчәк, әмма кайбер урыннарда һаман да -3 градуска кадәр кырау төшәргә мөмкин. Көндез һава температурасы +16, +21 градус булачак.

Фото: Горобзор.ру

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас