+5 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
28 Сентября , 16:42

Уфада «Фармстандарт-УфаВИТА»ның яңа корпусы ачылды

Добавить в предпочтительные источники Google
Уфада «Фармстандарт-УфаВИТА»ның яңа корпусы ачылдыУфада «Фармстандарт-УфаВИТА»ның яңа корпусы ачылды
Уфада «Фармстандарт-УфаВИТА»ның яңа корпусы ачылды

Бүген Уфада «Фармстандарт-УфаВИТА» компаниясенең яңа административ һәм җитештерү-склад комплексы ачылды. Ачылыш тантанасында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты.

«Фармстандарт-УфаВИТА» – Башкортстан һәм Русиянең эре фармацевтика предприятиеләренең берсе. Компания 230дан артык төр дару препараты җитештерә.

Яңа корпус инвестиция проекты кысаларында төзелгән. Проектка 10 миллиард сумнан артык акча юнәлтелгән. Комплекста елына якынча 75 миллион төргәк продукция җитештерү мөмкинлеге булган заманча линияләр, лабораторияләр, склад һәм офис биналары урнашкан. Яңа мәйданда якынча 250 эш урыны булдырылачак.

Радий Хәбиров предприятие коллективын яңа корпус ачылу белән котлады.

– «Фармстандарт-УфаВИТА» – XXI гасыр предприятиесе, ил фармацевтика сәнәгатенең лидерларының берсе. Безнең өчен Уфаның тармакның Русиядә танылган алдынгы үзәкләренең берсе булуы мөһим. Яңа җитештерү республикада яңа компетенцияләр барлыкка килүенә, яхшы хезмәт шартлары булган эш урыннары булдырылуына һәм бюджетка салым керемнәре артуына ярдәм итә, – диде ул.

Ачылыш тантанасында предприятие генераль директоры Наил Низамутдинов Башкортстанның Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Җитештерү-склад комплексын төзү җитәкчесе Евгений Чугуновка Башкортстан Башлыгының Рәхмәте тапшырылды.

Яңа комплекс төзелеше проекты ике ел элек «Инвестиция сәгате»ндә каралган булган. Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, проектка ярдәм күрсәтелгән һәм ул кыска вакыт эчендә гамәлгә ашырылган.

Яңа мәйданда илдә җитештерелмәгән һәм элек чит илләрдән кертелгән кайбер даруларны да чыгару планлаштырыла.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Автор:Денис Таваев