+5 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
28 Сентября , 07:47

Юлда янә үлем...

Коточкыч авария Стәрлетамак районында булган.

Добавить в предпочтительные источники Google
Юлда янә үлем...Юлда янә үлем...
Юлда янә үлем...
Стәрлетамак районында үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте булган. Фаҗига бүген көндез Уфа – Ырынбур юлының 116нчы чакрымында килеп чыккан.

Башкортстанның ЮХХДИ идарәсендә хәбәр итүләренчә, 70 яшьлек ир-ат «Nissan X-Trail» автомобилендә икенчел юлдан чыкканда йөк машинасына юл бирмәгән. Нәтиҗәдә, «DAF» йөк машинасы джипка шулкадәр көчле бәрелгән ки, автомобиль йөртүчесе тормыш белән ярашмый торган җәрәхәтләр алган. Ул һәлакәт урынында вафат булган.

ЮХХДИ хезмәткәрләре юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләрен һәм барлык шартларын ачыклый.

Фото: ЮХХДИ

 

Автор:Ример Насретдинов