Өйрәнүләр планы нигезендә, агымдагы елның 24 сентябрендә хокук саклау органнарына билгесез затларның пилотсыз очу аппараты кулланып Башкортстан Хәрби комиссариаты бинасын шартлатуы турында мәгълүмат килеп иреште. Кулга алу омтылышы вакытында шартлы кораллы төркем әгъзалары каршылык күрсәтеп, комиссариатның бүлмәләренең берсендә яшеренде.
Гражданнарның гомеренә һәм сәламәтлегенә янау сәбәпле, Уфа шәһәренең бер өлешендә контртеррористик операция режимы кертелде. Аның барышында махсус билгеләнештәге көчләр тарафыннан кичектергесез хәрби чара үткәрү турында карар кабул ителде. Нәтиҗәдә, шартлы кораллы төркем әгъзалары нейтральләштерелде, террорчылык акты булдырылмады.
Ашыгыч ярдәм хезмәтләре һәм хокук тәртибен саклау көчләре гражданнарны һәм хәрби комиссариат хезмәткәрләрен куркыныч зонадан эвакуацияләү, террорчылык актының мөмкин булган нәтиҗәләрен киметү буенча чараларны гамәлдә эшләп карады. Шулай ук хәрби объектларга янау барлыкка килгән очракта ведомствоара хезмәттәшлек системасының нәтиҗәлелеге тикшерелде.
Башкортстандагы Оператив штаб җитәкчелеге хокук саклау органнары, хакимият органнары һәм урындагы үзидарә органнарының террорчылыкка каршы көрәш бурычларын хәл итәргә әзер булуын билгеләп үтте.
Фото: Русия ФСБсының Башкортстан буенча идарәсе матбугат хезмәте