Социаль челтәрләрдә «Башкорт хуҗабикәсе» буларак танылган Миләүшә Шәйхлисламова чираттагы операциягә әзерләнүе турында хәбәр итте. Ул үз блогында күз астындагы капчыкларны күрсәткән видео урнаштырды һәм алардан котылырга җыенуын әйтте.
«Башта бер процедура ясап карармын, әгәр ул ярдәм итмәсә, киләсе елда операциягә ятармын», — дип хәбәр итте Миләүшә Шәйхлисламова.
Блогер шулай ук операцияләргә психологик яктан ияләшү темасын күтәрде. Аның сүзләренчә, беренче пластик операциядән соң үзенең тышкы кыяфәтенә мөнәсәбәте тамырдан үзгәргән. Элегрәк ул операцияләр белән артык мавыгучы хатын-кызларны ачыктан-ачык тәнкыйтьләгән булса, хәзер аларны тулысынча аңлавын әйтә.
«Элек мин аларны гаепли идем. “Аларга нәрсә җитми икән, болай да матур бит...” — дип уйлый идем. Әмма ахыр чиктә үзем дә шуңа барып җиттем. Үз кыяфәтемә карыйм да: нәрсәне яхшыртырга, кайсы урынны тарттырырга, кайсын бетерергә икән дип уйлыйм», — дип таныган блогер.
Фото: Зианчура таңнары